Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:54

Гыйрактагы иң зур нефть ятмасы Көнбатыш Курма-2 Лукойлга тапшырыла


Гыйрак нефть министры Хөсәин әл-Шәхристани яңа нефть ятмаларын үзләштерү килешүләре һәм хөкүмәтнең хәзерге нефть эшчәнлеге илдә нефть чыгаруны көненә 12 миллион мичкәгә җиткерү мөмкинлеге бирәчәк диде.

Багдадта кайбер иң зур нефть ятмаларын таратуга багышланган 2 көнлек аукцион тәмамланды.

Русиянең Лукойл нефть ширкәте кергән консорциумга Көнбатыш Курма-2 дип аталган иң зур ятма бирелде.

Ул Гыйракның чагыштырмача имин саналган көньягында урнашкан. Аны үзләштерүгә Лукойл 85, Норвегиянең СтатойлҺидро ширкәте 15 процент өлеш кертәчәк.

XS
SM
MD
LG