Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазиядә президент сайлау гамәли дип игълан ителде


Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Батал Талагуа әйтүенчә, сайлау гамәли дип саналачак, Казан вакыты белән кичке сәгать алтыга барлык сайлаучыларның 58 проценты тавыш биргән.

Абхазиядә барлыгы 131 меңләп сайлаучы теркәлгән.

Сайлауда хакимияттәге Сергей Багапшка каршы 4 намзәт көрәшә.

Алар арасында элекке вице-президент һәм элекке КГБ хезмәткәре Раул Хаджимба һәм зур эшмәкәр Беслан Бутба да бар.

Намзәтләрнең берсе дә 200 меңләп кеше яшәгән Абхазиянең Грузиягә кушылуын якламый.

Азатлыкның Абхазиядәге сайлауны күзәтүче хәбәрчесе Андрей Бабицкий әйтүенчә, халык һәртөрле нәтиҗәгә дә әзер, чөнки беркем дә андагы хәзерге вәзгыятьне үзгәртү өчен зур яңалык китерер дип көтелми.

Былтыр Грузия белән сугышканнан соң Русия Көньяк Осетия һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныды.

Бу ике сепаратист төбәкне тануга Венесуела белән Никарагуа да кушылды.

Әмма башка илләр аларны Грузиянең бер өлеше дип таный.

Абхазия иминлек һәм икътисад ягыннан Русиягә нык бәйле булып кала.
XS
SM
MD
LG