Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латин Американың 9 иле үзара хисаплашуда яңа акча куллана башлый


Һавана – Латин Американың 9 иле үзара хисаплашуларда яңа акча бермлеген куллана башлаячагын белдерде.

“Сукре” дип аталган бу акча кәгазь я бакыр-тимергә басылмаячак, бары тик үзара хисаплашуларда электрон акча итеп кулланылачак.

Әлеге белдерү Куба башкаласы Һаванада “Боливия альтернативасы” дип аталган төркем саммиты алдыннан игълан ителде.

Килешүгә кушылган илләр арасында Венесуэла, Куба, Никарагуа, Һондурас, Эквадор һәм Боливия бар.
XS
SM
MD
LG