Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

Истанбулда госманлы солтаннары һәм Русия патшасы токымнары очрашты


Истанбул – 12 декабрь Истанбулда госманлы солтаннары һәм Русия патшасы токымы вәкилләре арасында очрашу үткән. Бу тарихи очрашуда Романовлар гаиләсен һерцогиня Мария Владимировна, солтаннар ягын Госман Сәләхетдин Госманоглы вәкиллек иткән.

Истанбулдагы Русия консуллыгында үткән хәйрия кичәсе урыс шагыйре Александр Пушкинның 210 еллыгына багышланган.

Һерцогиня вәкиле Александр Закатов Франс Пресс агентлыгына әйтүенчә, “әлеге очрашу Русия патшасы йорты һәм госманлы солтаннары токымнары арасында беренче рәсми очрашу булып тора. Тарихта бу нәселләр арасында күп санлы сугышлардан соң, әлеге очрашу Төркия белән Русия арасындагы хәзерге дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдыра.”

XS
SM
MD
LG