Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең Каталония төбәгендә бәйсезлек хакында референдум үтте


Барселона – Якшәмбедә Испаниянең Каталония төбәгендә бу төбәкнең бәйсезлеге хакында гайре рәсми референдум үтте.

Тавыш бирүдә 167 авыл-шәһәрнең сайлаучылары катнашкан, барлыгы 700 меңләп кеше.

Референдумда “Сез каталон милләтенең Европа Берлеге кысаларында хокукый, бәйсез, демократик, социсал дәүләт булуын телисезме?” дигән сорау куелган.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, тавыш биргәннәрнең 95% сорауга уңай җавап биргән. Ләкин катнашу дәрәҗәсе шактый түбән булган, ни бары 30% чамасы.

Тавыш бирү нәтиҗәләре юридик көчкә ия түгел. Оештыручылар, халыкның күпчелеге уңай тавыш бирсә, бу киләчәктә сәяси партияләргә Испаниядән аерылып чыгу мәсьәләсендә рәсми референдум үткәрергә нигез булачак, дигән иде.

Испания премьер-министры Хосе-Луис Сапатеро “референдум Каталонияне көрчеккә илтә” дип кисәткән иде.

“Барселона” футбол клубы президенты Жоан Лапорта Каталония бәйсезлеген хуплап чыкты.
XS
SM
MD
LG