Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Татар иҗтимагый үзәк вәкилләре Чаллыда пикет үткәрде


Чаллы – Якшәмбедә Чаллыда Татар иҗтимагый үзәк вәкилләре Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрамова һәм “Чаллы яшьләре” газеты мөхаррире Дамир Шәйхетдинне яклап пикет үткәрде.

Чаллыдагы хәбәрчебез әйтүенчә, алар кеше күп йөри торган мәйданга чыгып, Фәүзия Бәйрамова һәм Дамир Шәйхетдингә карата җинаять эшләрен туктатырга таләп иткән шигарләр күтәргән. Чарада 30га якын кеше катнашкан.

Фәүзия Бәйрамова һәм Дамир Шәйхетдин өстеннән барган мәхкәмә эшләренең дәвамы 15 декабрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG