Accessibility links

Абхазия сайлавында хәзерге җитәкче Сергей Багапш җиңгән


Сухуми – Абхазиядә үткән президент сайлауда җиңүне төбәкнең хәзерге җитәкчесе Сергей Багапш яулаган дип хәбәр ителә.

Сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, Багапш тавышларның 59,4% казанган. Аның төп көндәше элекке вице-президент һәм элекке КГБ хезмәткәре Рауль Хаджимба 15,4% җыйган.

Хаджимба күп санлы тәртип бозулар булуын һәм рәсми нәтиҗәгә шикаять бирәчәген белдерде. Русия күзәтүчеләре тавыш бирүләр гадел үтте дип хәбәр итә.

Узган ел Грузия белән кораллы бәрелештән соң Мәскәү Грузиянең өлеше булган Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган иде. Кичәге тавыш бирү шуннан соң үткән беренче сайлау булды. Төбәктә 200 мең чамасы кеше яши.

Русия һәм берничә Латин Америка иленнән кала, дөньяның башка илләре Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танымады.

Грузия бу төбәкләрне әле дә үзенеке дип саный. Шимбә көн үткән сайлауны рәсми Тифлис Мәскәү оештырган “тамаша” дип атады.
XS
SM
MD
LG