Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан делегациясе Оренбур өлкәсе юбилеенда катнашты


Оренбурда берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үттеләр: Оренбур губерниясенә 265 һәм өлкәгә 75 ел. Әлеге тантанада Татарстаннан да вәкилчелек катнашты. Татарстан делегациясе белән Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов җитәкчелек итте.

Танышу “Милли авыл”дагы татар музееннан башланды. Марат Әхмәтовны һәм делегация вәкилләрен Оренбур өлкәсе авыл хуҗалыгы министры Сергей Соловьёв, төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт оешмалары белән җитәкчелек иткән милләттәшләребез һәм М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары чәкчәк белән каршы алдылар.

“Каршы алуларыгыз, исәнләшү-сөйләшүләрегез нәкъ Казан арты. Үземне Татарстанда кебек сиздем”, диде министр. Авыл хуҗалыгы министры буларак, Марат Әхмәтов татар авылларының яшәеше белән дә кызыксынды.

Чыннан да, 18нче гасыр уртасында ук Оренбур далаларына хәзерге Татарстанның Байлар Сабасы, Мамадыш, Арча якларының бай татар сәүдәгәрләре килеп урнаша. Бу Екатерина II әмере белән Русия һәм Урта Азия арасындагы сәүдә элемтәләре урнаштыру өчен кирәк була.

Килешүләр, сөйләшүләр барышында татар теле дипломатия теле буларак та кулланыла. Шулай итеп, Оренбур – Казан юлының һәр 30 чакрымында татар авыллары урнаша. Бүгенге көндә Оренбур төбәгендә 70тән артык саф татар авылы бар. Музейда җыелган экспонатлар да татар авылларыннан китерелгән.


Музей җитәкчесе Гөлйөзем Улумбекова музей белән таныштыруны борынгы татар көйләре белән башлады. Әлеге татар көйләре язылган җиз тәлинкәләргә 130 ел Билгесез милләттәшләребез аларны ерак Швейцариядән алып кайткан. Бу – татар халкының акыллыгына, белемлегенә, үз мәдәниятен чит илдә дә үстерүгә омтылуга тагы бер дәлил.

Оренбур Татарстан белән өлкәнең төньяк-көнчыгышында чиктәш. “Ике арада әллә ни зур хезмәттәшлек булмаса да, татарларны яшәү рәвеше берләштерә”, диде Марат Әхмәтов.

“Татарстан министры Оренбурда беренче тапкыр. Киләчәктә Татарстанның көчле яклары белән төбәкнең яхшы якларын файдалану хезмәттәшлеккә нигез булачак”, ди Оренбур өлкәсе авыл хуҗалыгы министры Сергей Соловьёв.

Юбилей чарасы филармония залында үтте. Кунаклар Русиянең төрле почмакларыннан җыелды. Залда утыручылар арасында милләттәшләребез дә күп иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов өлкә губернаторы Алексей Чернышёвка Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев исеменнән котлау хаты белән бүләкләр тапшырды. Нәкъ 265 ел элек татарлар Оренбур далаларына Татарстан җирләреннән килеп урнашкан. Шушы дәвердә өлкәнең үсешенә һәм танытуына өлеш керткән милләттәшләребездән Әхмәт бай Хөсәенов, Дәрдмәнд, Җәүдәт Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Бату Мулюковны искә төшерү дә зур дәлил.
XS
SM
MD
LG