Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми теркәлгән эшсезләр саны 0,7% артты


Русиядә бер атнада мәшгульлек хезмәтендә рәсми теркәлүче эшсезләр саны 0,7% артты. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы хисабына караганда, 9 декабрьгә аларның саны 2 миллион 56 мең 467 кешегә җитте.

Ноябрь башында эшсезләр санының кабат артуы күзәтелә башлады.

Элегрәк статистика федераль оешмасы Халыкара хезмәт берләшмәсе хисабына нигезләнеп, октябрь азагына Русиядә эшсезләр саны 5 миллион 840 мең кеше, ягъни эшкә сәләтле халыкның 7,7%ын тәшкил итүен әйтте.
XS
SM
MD
LG