Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кореядан корал ташучы очкыч экипажы сак астында кала


Дүшәмбе Таиланд мәхкәмәсе Төньяк Кореядан корал ташучы Ил-76 очкычы экипажын сак астында калдыруны тагын 12 көнгә озайтты.

Шимбә көнне ягулык салу өчен Бангкок һава аланына төшкән очкычта 35 тонналап корал барлыгы ачыклана.

Очкыч экипажы башлыгы Беларус ватандашы, тагын 4 кеше – Казакъстанныкылар.

Таиланд рәсмиләре әйтүенчә, әлеге 5 кешегә корал саклау һәм йөк турында мәгълүматларны яшерүдә гаеп белдерелә.

Казакъстан тышкы эшләр министрлыгының сүзчесе Ильяс Омаров әйтүенчә, алар эшнең барышы һәм ватандашларына булган мөнәсәбәтне һәрдаим күзәтеп бара.

“Мәхкәмәнең беренче утырышы инде узды. Алар тагын 12 көнгә калачак диелде. Хәзерге вакытта безнең дипломатик төркем әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә һәм аларны акча биреп азат итү турында сөйләшәбез”, ди ул.

Таиланд рәсмиләре очкычта БМО иминлек шурасы резолюциясе тарафыннан тыелган авыр корал булуын әйтә.

Ачылмаган капларны тикшерү өчен очкыч Таиландның төньягындагы хәрби базага җибәрелгән.

Экипаж сүзләренчә, алар нефть чыгару җиһазларын ташыйбыз дип уйлаган һәм корал турында берни белмәгән.

Тикшерү барышында экипаж очкычның Украинадан кузгалуын әйтә. Аннары ул Азәрбайҗан, Гарәп Әмирлеге, Таиландта ягулык салып Пхеньянга килгән.

Очкычтагы йөкнең кайда бушатылырга тиешлеге турында төгәл мәгълүмат юк. Берсе ул Укриана өчен дисә, аннары йөкнең яртысы Шри-Ланкада, ә тагын бер өлеше Якын Көнчыгышта калырга тиеш дигән мәгүлүмат таралды.

Астанада Казакъстан гражданнар авиациясе комитеты рәисе әлеге очкычның элек илнең шәхси авиаширкәтенә каравын, әмма октябрь башында грузин ширкәтенә сатылуын әйтә.

Грузия транспорт идарәсе рәисе Георгий Бокучава журналистларга белдерүенчә, чыннан да очкыч әле дә грузин ширкәтенә карый.

Әмма ул Төньяк Кореядан йөк ташу өчен Украина ширкәтенә арендага бирелгән.

Очкыч капитаны дип Беларустан 54 яшьлек Михаил Петухов әйтелгән. Казакъстаннан исә: 53 яшьлек Александр Зрубнев, 58 яшьлек Виктор Абдуллаев, 54 яшьлек Виталий Шумков һәм 53 яшьлек Ильяс Исаков.

Беларус тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мария Ваньшина чыннан да экипажның бер вәкиле аларның ватандашы булуын әйтте. Әмма аның нәкъ экипаж башлыгы булуы әле расланмаган, ди.
XS
SM
MD
LG