Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Швейцария вәкилләренең “күзен ачты”


Башкортстан Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин Швейцариянең Русиядәге илчесенең беренче сәркатибе Лео Трембле белән очрашты. Анда төп сүз Ислам дине хакында барган. “Мин сөйләшүдә Ислам диненең бик гуманлы, югары әхлакый дин булуын аңлаттым.

Швейцариядә 29 ноябрьдә референдум уздырып, анда катнашучыларның 57 проценттан артыгының мәчет манаралары төзүгә каршы булулары демократик ил өчен матур түгел. Лео Трембле мине аңлады һәм: “Әлегә халык моңа әзер түгел. Киләчәктә, бәлки, башкача булыр”, диде.
XS
SM
MD
LG