Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2009 ел эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды. Анда Русия төбәкләре һәм чит илләрдән 200гә якын кеше катнашты.

Конгресс корылтайлары 5 елга бер тапкыр була. Ә Башкарма комитетка сайланган 40лап кеше катнашлыгындагы утырыш хәзер киңәйтелгән форматта үтә. Быел да еллык җыелышка русиянең барлык төбәкләреннән дә вәкилләр җыелган иде. әйтергә кирәк, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре башкарма комитетның киңәйтелгән утырышын чираттагы татар конгрессы дип саныйлар һәм анда чакырылу хокукы өчен көрәшәләр. Әмма устав буенча конгрессның чираттагы корылтаена делегатлар чакырылып түгел, ә сайланып килә. Сайланган башкарма комитет әгъзаларына өстәп, тагын 100дән артык кеше чакырыла.

Быел да җыенга килүчеләр өчен эшлекле һәм мәдәни программ төзелгән иде. Җомга көнне казан милли-мәдәни үзәгендә “Казан сөлгесе” дигән декоратив эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды, ә кичен Чуашия татарларының күренекле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдиновның иҗат кичәсе үткәрелде. Шимбә көнне милли оешма җитәкчеләреннән торган конгресс кунаклары катнашлыгында Камал театры бинасында Дәрдмәнднең 150 еллыгына багышланган мәдәни кичә булды.

Шимбә иртәсендә конгресс Башкарма комитетының даими комиссияләренең утырышлары үтте. Төштән соң, Башкарма комитетның киңәйтелгән пленар утырышы эшләде. Анда татар яшәгән һәр төбәкнең вәкиле булды. Хәтта Ерак Шәрыктан да килгән зур гына вәкилчелек бар иде. Рәсми даирәләрдән монда президент аппаратының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе Александр Теретьев, дәүләт шурасыннан фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин һәм Уфа кунагы Үзәк диния назәрәте мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашты.


Чыгышлар күп төрле, һәркайсы үзенчәлекле, милли мохитне белүчеләр өчен гыйбрәтле булды. Бүген сезгә Башкарма комитет җитәкчесе, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Ринат Закиров чыгышыннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез.

“Миңа Рәсәй төбәкләрендә шактый күп йөрергә туры килә. Шуны әйтә алам: бюрократия комачауламаган төбәкләрдә бизнес-эшмәкәрлек, милли эшләр күпкә уңышлырак бара. Билгеле инде, безнең милләттәшләребез бай, көчле, мөстәкыйль булса, бу бөтен халкыбызга файдалы. Әлеге очракта безнең милли мәсьәләләрне хәл иткәндә кемнәрдәндер соранып, теләнеп түгел, ә мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлекләребез киңәя.

Илдә демократия кысылган шартларда бүген элек булмаган яңа күренешләр дә пәйдә булды. Әйтик, сүз иреге, мәгълүмат чаралары чикләнгән бер дәвердә Интернет челтәрендә виртуаль тормыш бик җанланды. Монда сүз иреген чикләү мөмкин түгел, халык ничек тели, шулай сөйли”, диде ул.

Шулай ук Ринат Закиров үзенең чыгышында интернет челтәренең милли тормышка күбрәк үтеп керүе турында сөйләде. Бу нисбәттән “Азатлык” радиосын да искә алды.


“Интернет ул безнең тормышның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара... Моңа хәтле чуар милли тормышны “tatarlar.ru” гына тулы яктыртып килгән булса, соңгы елда “Азатлык” радиосының сайтын татар дөньясындагы хәлләрне яктырту буенча иң актив сайтларның берсе дип атарга була. Монда көнендә үк татарлар тормышын яктырткан һәм аңа кагылышлы бик күп мәгълүмат пәйдә була.

Шул ук вакытта интернетта җанлы рәвештә фикер алышу бара, еш кына каршылыклы, оппозицион фикерләр дә бәян ителә. Боларны даими күзәтеп барган кешеләр кайчак “безнең милләт низагтан башка яши алмый ахрысы” дигән фикергә дә килергә булдыралар. Ләкин “Азатлык”ның “Ничек бар, шулай” дигән шигарь астында татар дөньясында булган хәлләрне төрле күзлектән яктыртып баруын асылда уңай күренеш дип бәяләргә кирәк”, диде Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышында соңгы елда уздырылган уңышлы акцияләр, нәтиҗәле эшләүче төбәкләр искә алынды.


“Узган дәвердә төбәкләрдә һәр елны була торган төрле конкурслар, фестивальләр, финанс кризисына карамастан, шөкер, узып торды. Монда атаклы “Урмай моңы”н, “Себер йолдызлары”н, Нәүрүз бәйрәмнәрен, “Идел йолдызлары”н, “Көзге Иртыш моңнары”н һ.б. әйтеп үтәргә кирәк. Аларны оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә БТКның Башкарма комитеты исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Бу җәһәттән шулай ук төрле укуларны да искә алып үтәргә кирәк. Бардада беренче тапкыр узган Ягъфәров укулары, Ульян өлкәсендәге традицион Хәнсәвәр, Чуашстандагы - Шыгырдан, Түбән Новгородтагы - Фәезханов, Төмән өлкәсендәге - Зәнкиев, Сөләйманов, Тумашева укулары һ. б. мәдәни чарага гына кайтып калмый, милләтне борчыган мәсьәләләрне тирәнтен күтәрү, аларны чишү юлларын табу буенча дискуссияләр, бәхәсләр рәвешендә уза. Шушы ягы белән алар безгә бигрәк тә кадерле”, диде ул үзенең чыгышында.

Саннар һәм адреслар белән тулы бу чыгышта Башкортстан татарлары мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Соңгы вакытта Ринат Закировка кайбер милли оешмалардан бирелгән сорауларга җавапны шушы җыенда яңгыратты.


“Соңгы ун елда Русиядә салкын җилләр исә башлагач, зур гына сәясәтчеләр Дума трибуналарыннан “Милли республикаларны бетерергә кирәк” дигән фикерләрен үҗәтләнеп алга сөрергә тотындылар. Кызганыч, менә шундый катлаулы вәзгыятьтә Башкортстанда да кайбер милләттәшләребез, аңлапмы, аңламыйчамы, әлеге тегермәнгә су коялар.

Дөресен әйтергә кирәк, без үзебез дә, минемчә, 2002 елда хата җибәрдек. Бер-ише радикалларга ияреп, хакимиятләр белән аңлашып эшләү урынына, аңа басым ясау, конфронтация юлын сайлаган татар оешмаларын яклап килдек. Ә бит илдә инде вертикаль системасы кертелгән иде, нинди басым да, нинди конфронтация булырга мөмкин мондый шартларда? Күреп торабыз, хакимиятләр белән уртак тел табып эшләгән оешмаларның эшләре яхшы бара. Монда Ульянны, Ивановоны, Самараны, Саратовны, Удмуртияне күрсәтеп була. Ә инде басым ясарга маташасың икән, нәтиҗәсе – нуль.

Шуңа күрә IV корылтай алдыннан без күп уйлаштык, киңәшләштек һәм шундый нәтиҗәгә килдек: Башкортстанда тактиканы үзгәртергә кирәк, конфронтация, басым ясау Бөтендөнья татар конгрессының сәясәте була алмый. Кем әйтмешли, яман солых яхшы низагтан хәерлерәк.


Соңгы ике елда Бөтендөнья башкорт корылтае белән шактый уңышлы хезмәттәшлек итә башладык. Бик көчле генә уртак документлар кабул иттек, аны Русия җәмәгатьчелеге дә күрде, аларның тәэсире булгандыр һәм булачак дип уйлыйм.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Башкортстан хакимиятләре белән дә элемтәләр урнаштырды. Конгрессның тарихында беренче тапкыр аның рәисен Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итте. Шунысын әйтә алам, минемчә, ике як тарафыннан да аңлашу барлыкка килде. Монда, һичшиксез, боз кузгалды дисәк, ялгышмабыз. Һәрхәлдә, илнең гомүм вәзгыятен истә тотып, Башкортстанда татар мәсьәләсен чишә башларбыз дип уйлыйм.

Менә шундый уңай үзгәрешләр башланып киткәч, бер-ише милләттәшләрдән “Татар конгрессы безне сатты,” дигән фикерләр дә ишетелде. Бу бик ямьсез, бик күңелсез күренеш. Кешеләр низагларга шул хәтле тирән батканнар ки, хәтта сөйләшә, аңлаша башлауны да кирәк дип тапмыйлар. Монда нәрсә әйтеп була? Минемчә, бу иптәшләргә суынырга, аек акыл белән уйлый башларга кирәк. Ә без элемтәләр урнаштыруны дәвам итәргә кирәк дип саныйбыз”, дип белдерде Ринат Закиров.


2002 елда Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә җанисәп вакытында кылган гамәлләрне хата дип табу беренче тапкыр Ринат Закиров чыгышында ишетелде. Бу турыда кайнар бәхәсләр кабынмады. Чөнки Башкортстан татарлары конгрессы вәкилләре монда чыгыш ясамады. Рамазан үзәге җитәкчесе җырчы һәм әдәбият галиме Марат Шәрипов Дәрдмәнд турында чыгыш ясап, Башкортстан татарлары мәсьәләсен тикшерүдән тайпылды.

Билгеле булганча, ул Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин белән бергә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы булып тора. Әсәдуллин бу утырышка килмәгән иде. Нәтиҗәдә Башкортстан татарлары тормышы бу утырышта да бик аз яктыртылды.

Белгечләр фикеренчә, БТК Башкарма комитетында күтәрелгән мәсьәләләр зур бәхәсләр уятачак һәм милли тормышта җанлануга китерәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG