Accessibility links

Төркмәнстан-Кытай үткәргече ачылды. Русия монополиясе бетә


Кытай һәм Төркмәнстан җитәкчеләре
Кытай һәм Төркмәнстан җитәкчеләре

Дүшәмбедә Төркмәнстаннан Кытайга сузылган яңа газ үткәргечен ачу тантанасы үтте. Төркмәнстан президенты белән бергә анда Кытай, Казакъстан һәм Үзбәкстан президентлары да катнашты. Яңа үткәргеч Үзәк Азиядә Русиянең газ экспорты монополиясенә нокта куя.

Русиянең Үзәк Азиядә газ экспорты өлкәсендә озак елларга сузылган монополиясе дүшәмбедә бер төймәгә басу белән юкка чыкты дияргә була.

Төркмәнстаннан Үзбәкстан һәм Казакъстан аша Кытайның Синҗан төбәгенә сузылган яңа үткәргеч зур күләмдә газ куарга мөмкинлек бирәчәк. Бу Үзәк Азия газын Русияне уратып экспорт итәргә мөмкинлек бирәчәк соңгы дистә елда төзелгән беренче зур үткәргеч булып тора.

1833 чакрым озынлыктагы үткәргеч Төркманстанның көнчыгышында урнашкан моңарчы тиелмәгән Самандепе ятмасыннан башлана. Ачылу тантанасы да шунда үтте. Төркмән президентны Корбангули Бирдемөхәммәдов яңа үткәргечнең ачылуын анда катнашкан илләрнең тарихында “алтын бит” дип атады.

Шотландиядә урнашкан Newsbase төркеме белгече Дженифер Дилэй бу яңа үткәргечнең төп әһәмиятен болай аңлатты: “Төп әһәмият шунда, бу Төркмәнстаннан Русиягә бармаган беренче зур күләмле үткәргеч булып тора.”

Төркмәнстаннан Русиягә бармаган бер үткәргеч бар иде анысы. 1997 елда Иранга сузылган ул үткәргеч аша елына 8 миллиард м3 газ куыла. Кытайга сузылган яңа үткәргеч аша елына 30-40 миллиард м3 куылачак дип көтелә. Бу инде Русиягә җибәрелгән газ күләменә тиң.

Русиянең Газпром ширкәте Төркмәнстаннан елына 50-65 миллиард м3 газ алу турында килешү төзегән. Моңарчы Русия Үзәк Азия экспортының 90% алып торса, Кытай үткәргече эшли башлагач бу сан яртыга калачак дигән сүз.

Ачылу тантанасында шулай ук Кытай җитәкчесе Һу Җинтао, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов та катнашты. Яңа үткәргечкә Казакъстан белән Үзбәкстан да елына 10 миллиард м3 газын бирергә вәгъдә итә.

Newsbase төркеме белгече Дженифер Дилэй сүзләренчә, Кытайның газга ихтыяҗы бик зур. Хәзергә Кытай сәнәгатенең зур өлеше күмергә эшли. Кытайлылар аны газга күчерергә тели.

Белгечләр фикеренчә, яңа үткәргечнең ачылуы Үзәк Азиядән Европага планланган башка проектларга да җан өрергә мөмкин. Шул исәптән Набукко проектына.

Моңа кадәр Үзәк Азия җитәкчеләре Набуккога кушылудан тартынып тора иде. Хәзер Русияне урап үткән яңа үткәргеч ачылганнан соң, башкаларын төзү эше дә тизәеп китәргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG