Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай: үсеш алган илләр дөнья җылынуына каршы көрәштә үз бурычларын үтәми


Кытай үсеш алган илләрне дөньяның җылынуына каршы көрәштә үз бурычларын үтәмәүдә гаепли. Кытай тышкы эшләр министры вәкиле Пекинда чыгыш ясап, Копенһагенда узучы җыенда кискен хәл килеп тууын әйтте.

Дүшәмбе көнне дөньякүләм җылынуга каршы җыенда катнашкан үсеш алучы ил вәкилләре бай дәүләтләр “һавага газ җибәрүне” күбрәк киметергә тиеш дигән таләп белән эшче төркемнәрдән чыкты.

Копенһагендагы җыен 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗә чыгару конференциясенә 120 илдән дәүләт башлыклары килергә тиеш.
XS
SM
MD
LG