Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нахичеванда Азатлыкның азәрбайҗан редакциясе хәбәрчесе кыйналган


Азәрбәйҗанның Нахичеван шәһәрендә хокук яклау үзәге проекты кысаларында тикшерү уздырган гражданнар җәмгыятенең 3 вәкиле кыйналган.

Зыян күрүчеләр арасында Азатлык радиосының Азәрбайҗандагы хәбәрчесе Ильгар Насыйбов та бар. Ул һәм тагын бер журналист Эльман Аббасов хокук яклаучы Вафадар Әйвазов белән белән бергә Нахичеван дәүләт университетында студентлар арасында коррупция мөмкинлекләре турында социологик тикшерү уздырган.

Әмма уку йортының җитәкчелеге аларны бинадан куып чыгара, ә проректор урынбасары тарафыннан җибәрелгән яшьләр төркеме аларга һөҗүм итеп кыйный башлый. Нәтиҗәдә хокук яклаучы һәм журналистлар төрле тән җәрәхәтләре ала.

Милиция бары һөҗүм итүчеләр качканнан соң гына килеп җитә.

Нахичеван рәсмиләре булган хәлгә аңлатма бирми.
XS
SM
MD
LG