Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Татар конгрессының мәдәният һәм рухи мирас комиссиясе утырышында Башкортстандагы “Рамазан” үзәге башлыгы Марат Шәрипов, 10 ел эчендә Уфа татарларына бер генә ярдәм дә булмады, дип белдерде. Бу сүзләргә күпләр гаҗәпләнеп калды.

Әлеге комиссия утырышын алып барган Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да, чарада катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Илдар Миңгәрәев та башта “телсез калды” дияргә була.

"Бисмилласыз" сүз

Шушы каушап калуны утырышта катнашучыларның нинди репликалар белән алмашуы яхшырак күрсәтә.

Шәрипов. Иптәшләр! Менә монда чыгалар да, Казан безгә ярдәм итә, Татарстан безгә ярдәм итә, дип әйтәләр. Менә мин Уфадан килгән Алик белән дә сөйләшеп тордым. “Безгә Казаннан берәр төрле конкрет ярдәм булдымы?” дигәннән, Алик әфәнде дә: “10 ел эчендә бернинди дә ярдәм булмады”, ди. Ничек кенә булмасын, без моңа сүз дә әйтмибез. Әмма Татарстан белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

Вәлиева. Менә шулай дигәндә, бер җитәкчебез “бигрәк бисмилласыз сез дип” әйтә торган иде. Ничек инде авыз ачып 10 елга бернинди дә ярдәм булмады дип әйтә аласыз? Кеше тыңлап утыра бит. Әлбәттә, ел саен синең пароходыңны каршы алырга кирәк, администрацияләрнең бөтенесен җигеп без сиңа ярдәм күрсәтәбез.

Шәрипов. Мин алга таба шуның турында да әйтеп, рәхмәт белдерергә җыенган идем.

Миңгәрәев. Марат! “Татар энцеклопедия сүзлеге”н бер төбәккә дә 3 мең данә җибәрмәдек. КамАЗга төяп Башкортстанга үзем илттем. Сезгә бик күп ярдәмнәр эләкте. Бу бер мисалы гына.

Вәлиева. Аларда төрле мәсьәләләр булды. Бик каты гына бүлешеп тә яттылар. Мин анда һәр төркемгә компьютерлар җибәрә-җибәрә арып беттем.

Миңгәрәев. Башкортстанга конгресс аркылы 25 ТВ тәлинкә генә китте.

Вәлиева. Марат! Без бит монда эш турында сөйләшәбез.

Башкортстан татарларына булган ярдәмнәр турында төрле яклап сүзләр ява башлагач та Шәрипов үзенең фикерен үзгәртеп, Татарстанга гына өмет итеп ятарга тиеш түгелбез, үзебезнең урындагы егетләрне эшкә җигәргә кирәк, дип белдерде. Зилә Вәлиева да урынсыз көйсезләнеп утыруның килешмәвен әйтте.

Ике якта да мәдәният көннәре булачак


Мәдәният министры сүзләренчә, менә туачак елның 15 январенда Уфада Камал театрының гастрольләре башланачак. Татарстандагы театрлар кайда гына булмасын, Русиянең кайсы төбәгенә генә бармасын Татарстанның да, ул яклардагы татар оешмаларының уртак эше булып тора.

“Кризис, акча юк дип әйтсәк тә, бүтән төбәкләрнең театрлары йөрмәгәндә, Татарстан театрлары бик күп гастрольләргә чыкты. Без бу эшне алга таба да дәвам итәрбез”, диде Вәлиева. Ул шулай ук Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре, ә Башкорстанда Татарстан мәдәнияте көннәре үткәрү килешенгәнлеген дә белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә Шәрипов белдерүеннән соң әрмән халкының күренекле җырчысы Шарль Азнаурның “чын әрмән ул – Әрмәнстанга һәм әрмән халкына ярдәм иткән кеше, чөнки Әрмәнстан яшәсә – әрмән халкы да яшәячәк” дигән сүзләрен әйтеп китте. Бу сүзләрнең безнең халыкка да кагылуын ассызыклады.

Хокукларны да онытмаска иде

Разил Вәлиев үзенең чыгышы вакытында Татарстан һәм Русия арасында имзаланган Шартнамәне һәм башка документларны төбәкләрдәге татар вәкилләренең куллана белмәвен дә искәртте.

“2007 елның июль аенда кабул ителгән Шартнамәдә дә Татарстан конституциясенең 14 мәддәсендәге сүзләр бар. Шартнамәдә без аны киңәйтеп,Татарстан республикасы Русия хөкүмәте белән килешеп, бергәләп Татарстаннан читтә яшәгән татарларның милли мәдәниятен, милли мәгарифен үстерүдә, телләрен саклауда ярдәм итә, дип яздык.

Шушы Шартнамәне тотып сез теләсә кайсы дәүләт, я муниципаль оешмага, Татарстан хөкүмәте Русия белән безгә ярдәм итәргә тиеш дип, керә аласыз. Федераль канун булгач ул Русиянең теләсә кайсы төбәгендә эшләргә тиеш. Шуңа күр сез бу хокукларыгызны, мөмкинлекне онытмасагыз иде”, диде Разил Вәлиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG