Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан солдатын кыйнаган офицерга хөкем карары чыкты


Забайкальскиның Борзинский хәрби мәхкәмәсендә Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән Дмитрий Казаковны даими кыйнаган офицер эше төгәлләнде.

Офицер Николай Томилович 1,5 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Дәүләт гаепләүчесе аңа 1,5 ел колоние-поселение сораган иде.

Казаковның әнисе әлеге карарны кире шикаять итәчәген әйтә.

Шактый хастаханәләрдә яткан Дмитрий Казаков үзе мәхкәмә карарына хәтле яши алмады, ул 2009 елның 20 ноябрендә үлде.
XS
SM
MD
LG