Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр урынбасары журналистларны кыйный


Башкортстан прокуроры республика хөкүмәте рәисенә рәсми оешмаларның башкорт милләтчеләрен дәртләндерүгә карата дәгъвасын җибәрде.

Башкортстан прокуроры Сергей Хуртинның премьер-министр Раил Сарбаевка җибәргән кисәтүендә федераль кануннарны бозуга юл куймаска кушыла. Прокурорның әлеге мөрәҗәгате турында Русиянең “Регнум” мәгълүмат агентлыгы да, башка электрон мәгълүмат чаралары да хәбәр итте.

Әлеге документта, аерым алганда, Р. Сарбаев карамагындагы түрәләр тарафыннан Русия Федерациясенең “Экстремистик эшчәнлеккә каршылык күрсәтү” канунының бозылуы хакында әйтелә. БР прокуратурасы тикшерүе күрсәтүенчә, бу гамәлдә БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев аеруча тырышлык күрсәткән. Ул Башкорт яшьләре иттифагы Уфада уздырган пикет турында язмалар бирүне киңәш итеп, республика рәсми матбугат чараларына күрсәтмәләр җибәргән. Әлеге күрсәтмәдә бу пикет турындагы язмаларны яңгыравыклы мәкалә исемнәре белән һәм гәзитләрнең беренче битләрендә урнаштыру кирәклеге әйтелә.

Башкорт яшьләре иттифагы әлеге пикетны сентябрь азагында оештырган иде. Анда башкорт яшьләре күтәреп торган шигарьләрне С. Хуртин “провокацион сыйфатта” дип бәяли.

БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе ягыннан канунсыз эшләрнең элегрәк тә кылынуы хакында әйтелә прокуратура кисәтүендә. Документта билгеләнүенчә, быел җәй “Башкорт яшьләре көннәре-2009” бәйрәме барган вакытта әлеге идарә башлыгы урынбасары Артур Иделбаев (Башкорт яшьләре иттифагы”ның элекке рәисе һәм хәзерге формаль булмаган җитәкчесе), исерек килеш, әлеге җыенда катнашкан бер егетне кыйный. Шулай да бу гамәлгә карата хокук саклау оешмалары тарафыннан җинаять эше ачылмый.

Артур Иделбаев белән бәйле чираттагы җәнҗаллы вакыйга узган атна азагында, 11 декабрьдә була. Уфада бу көннәрдә журналистларның бөтенрусия фестивале үткән иде. Аның эшендә катнашу өчен рөхсәтне, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен вак иләк аша гына үткәреп, биргәннәр. Әлеге җыенга үтү өчен, “Независимая Уральская газета” белән “Тема” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә гариза язган, әмма аларга рөхсәт бирелми.

11 декабрь көнне бу басмалар хәбәрчеләре җыен барган “Акбузат” ипподромына килә. Ләкин фойеда аларны Артур Иделбаев күреп кала һәм, бер төркем таза гәүдәле егетләр белән, бәйсез журналистларны кыйный. Хәтта хатын-кыз журналистка кул күтәрүдән дә тартынмый министр урынбасары. Кыйналган хәбәрче туташны А. Иделбаев, берничә сәгатьтән соң, үз машинасында йортына кадәр озатып куя һәм аңа әлеге җәнҗал хакында телен тыярга куша. Шулай да журналистлар бу хәлгә бәйле хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Шунысын да әйтик, А. Иделбаев БР Кикбоксинг федерациясе башлыгы вазыйфасын да үти.

БР прокуроры Сергей Хуртин үз мөрәҗәгатендә Башкортстан премьер-министрына БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе түрәләрен җаваплылыкка тартырга тәкъдим итә.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчеләре әйтүенчә, республика хакимиятләре Артур Иделбаевның башка гамәлләренә дә тиешле бәя бирергә тиеш. Мисал өчен, оппозиция башлыгы Рамил Бигнов А. Иделбаевның, дәүләт хезмәтендә була торып та, һаман да коммерция эшләрен дәвам итүенә гаҗәпләнү белдерә. “Нигә әле ул министр урынбасары була торып, коммерция эшләре белән дә шөгыльләнә, ягъни 10 ел элек үзе оештырган “Атна” нәшрият йортына җитәкчелек итә”, - ди Р. Бигнов.
XS
SM
MD
LG