Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова җавапка тарту карарын танымый, мәхкәмә моны кабул итми


15 декабрьдә булган мәхкәмә утырышында Фәүзия Бәйрәмова җавапка тарту карарын танымау турында белдерү ясады. “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә 24 декабрь мәхкәмәсендә соңгы сүз әйтү мөмкинлеге биреләчәк. Рәфис Кашапов Русия икътисад министрлыгы белән исәп-хисапны өзде.

Бүгенге утырышта Бәйрәмовага һәм аның яклаучыларына җавапка тарту карарына мөнәсәбәт белдерү форсаты бирелде. Алар шушы мөмкинлектән файдаланып, гаепләүне танымауларны белдерделәр. Мәхкәмә эшендә бу мөһим урыннарның берсе булып тора. Белдерү хакында Бәйрәмова “Азатлык”ка үз фикерен әйтте.

Ә телефоннар тыңлана

“Минем өй телефонымны тыңларга кую дигән карар шәһәр мәхкәмәсе рәисе Хәмитов тарафыннан Милли мәҗлес җыелышы булганчы, 9 декабрьдә үк кабул ителгән. Ул чагында Милли мәҗлес җыелышы кайчан, кайда буласы һәм нинди мөрәҗәгатьләр кабул ителәсе билгеле түгел иде.

ФСБ хезмәткәрләре һәм тикшерүче Р. Галимуллин шаһитләрдән сорау алган вакытта һәрберсеннән шәхсән миңа карата гына мөнәсәбәтләрен сораганнар. Ягъни, аларны башта ук бары бер генә кеше - Фәүзия Бәйрәмова гына кызыксындырган. Хәтта минем иремнән дә минем турында сорау алганнар. Бу җинаять эшен хакимият һәм хокук саклау органнарының минем тарафтан алып барыла торган актив сәяси-җәмгыяви һәм хокук яклау эшчәнлегемә җавабы, дип саныйм.

Күп төрле экспертизалар үткәрелсә дә, тикшерүче Галимуллин безне алар белән таныштырмады һәм фикеребезне сорамады.
Хәтта адвокатым Батаев ике тапкыр Милли мәҗлес документларына яңа, компетентлы һәм комплекслы экспертиза үткәрүне сорап һәм миңа карата алып барыла торган җинаять эшен законсыз һәм нигезсез дип, юллама язса да, без бүгенге көнгә кадәр тикшерүче Галимуллиннан бернинди дә җавап алмадык һәм җинаять-проссесуаль кодексында күрсәтелгән шикаять бирү хокукыннан файдалана алмадык”, ди Бәйрәмова.

Шушылардан чыгып, ул җинаять эшен туктатуны сорый. Ләкин Милли мәҗлес рәисенең әлеге дәлилләрен гаепләүче як кире какты, эшне карау дәвам итәчәк. Әлеге белдерүне ясаганнан соң Ф. Бәйрәмованың хәле начарланып китте һәм аңа ашыгыч ярдәм чакыртылды. Мәхкәмәгә Бәйрәмовага теләктәшлек күрсәтү йөзеннән килгән кешеләр аның шушы көннәрдә басылган “Милләт һәм дәүләт” дигән китабы белән танышты. Фәүзия Бәйрәмованың бу китабының зур өлеше кеше хокуклары бозылу хакында.

Бәйрәмова эше кайчан төгәлләнер, моны фаразлау кыен. Ә менә Дамир Шәйхетдингә карата алдагы мәхкәмә эше 24 декабрьдә була һәм аңа анда соңгы сүз бирелү ихтималы әйтелә.

Русия казнасы баеды

Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов 15 декабрьдә Русия икътисад министрлыгының Чаллы бүлегенә 82 мең сум акча тапшырырга тиеш иде. Мәсьәләнең кыен ягы шунда, бу кадәр акчаны түләргә аның мөмкинлеге булмады. Вәзгыять ничек тәмамланган?

“ТИҮ җыенына активистлар килде. Алар 24 мең сумлык ярдәм күрсәттеләр, 58 мең сум бурычка бирделәр. Берничә айда аларга бурычны кайтарырмын, дип исәплим”, диде Рәфис Кашапов.

“Азатлык” хәбәрчесе шушы вакыйгалар уңаеннан Р. Кашапов гаиләсенең фикере белән кызыксынды. Рәфиснең хатыны Нурзия, “мондый маҗаралы тормышта яшәү бик кыен, тәмам туйдырды”, диде.
XS
SM
MD
LG