Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Өмет” үзенең 20 еллыгына әзерләнә


Бөтен СССР буенча беренче булып, 1988 елның апрелендә аваз салган татар оешмасы “Туган тел” үзенең өч иң зур уңышы белән горурлана ала: Татар мәдәни үзәген тудыру, “Чишмә” телевизион тапшыруын ачып җибәрү һәм “Өмет” газетына нигез салу.

Мәдәни үзәк ачылса да, аның эшчәнлеге нәтиҗәләре әллә ни канәгатьләнерлек булмады. Чөнки ул “Халыклар дуслыгы йорты” дип аталган ясалма учреждение карамагына кертелде.

1989 елның 14 апрелендә аваз салган “Чишмә” телевизион тапшыруы халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларына байтак еллар хезмәт итә алды. Ләкин артабан ВГТРК башлыгы Олег Добродеев “тырышлыгы белән” ифрат та зәгыйфьләнде, аудиториясе нык тарайды: өлкә үзәгеннән 30-40 чакрым чамасы ераклыкта гына кабул ителә ул хәзер. Бөек шагыйребез Хәсән Туфанның “Казанский радионың радиусы бәләкәй” дигән шигырен бүгенге “Чишмә”безгә карата да кулланырга туры килә.

“Туган тел”нең өч “баласы” булган “Өмет” исә елдан-ел көч җыя, тамыр җәя килде. Һәм әле дә ул Сембер татарларының төп өмете булып кала бирә. Аның 20 еллык юбилее чаралары башланды да инде, дияргә була. Мәләкәс – Димитровград шәһәре активистлары оештырды аларны.

Мәчеттә узган чарада 200дән артык кеше катнашты. Соңрак Мәләкәс татарларының иң зур уңышы булган 91нче мәктәп балалары белән очрашу булды. Кичен исә Роза Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Юность” исемле мәктәп балаларының ял йортында түгәрәк өстәл җыены булды.

Өлкә үзәгендә чаралар исә “Өмет”нең туган көненә – 30 декабрьгә якынрак оештырылачак. Бүген исә аның абруе, уңышлары турында. Теләсә нинди басманың абруе – аның тиражында чагыла.

Яңарыш дулкыннары бездә генә түгел – башка төбәкләрдә яшәүче татарларны да газетлы иттеләр: Самарда – “Бердәмлек”, Нижгар төбәгенең Сергач каласында - “Туган як”, Оренбурда – “Яңа вакыт”, Ижауда һәм Төмәндә – “Яңарыш”, Астерханда – “Идел” кебек “Өмет”нең “сеңелләре” аваз салдылар. Моңа да шатланырга була, әлбәттә. Һәм Сембер татарлары горурлана да аладыр: алар арасында “Өмет” иң күп тиражлы газет булып үсә алды. Чагыштырып та карыйк әле.

Данлыклы мәктәпле, татар балалар бакчаларына, шулай ук Мәсгуть Гаратуев, Ирек Шәрипов кебек олуг шәхесләргә дә ия булган Удмуртия татарларының “Яңарыш”ының тиражы да ярыйсы гына - 5300 чамасы. Шулай да “Өмет”тән калыша.

Күп еллар буе эшләп килүче бервакытта да ябылмаган - Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәгә, профессиональ театрга ия булган Оренбур татарлары бу уңышлары белән горурлана да алалар. Ә менә “Яңа вакыт” газетының тиражы, нигәдер, 2000 чамасы гына.
Татар саны буенча мактанырдай Нижгар якларының Сергач каласында нәшер ителүче “Туган як” газеты 3800 генә.

Күршебез Самар өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең “Бердәмлек” газеты баштан ук “Өмет” белән тыгыз элемтәдә торды, редакцияләр тәҗрибә уртаклашып, үзара кунаклашып һәм ярышып та яшәделәр. Кызганыч ки, аның тиражы быел да кимегән дип ишетелде – 3950.

Мәскәү тәэсиреннән ераграк яшәгән Төмән өлкәсе татарларының “Яңарыш”ы да тиражы белән мактана алмый - 3080 данә генә.
“Өмет” исә бүген 7 меңгә якын – 6881данә белән чыга. Бу җәһәттән, аның уңышлары сәбәпләренә тукталып үтү дә урынлы булыр кебек. Иң мөһиме – күпкырлыгыдыр.

Газетны кулыңа алу белән иң башта беренче сәхифәнең беренче баганасында бирелгән “Хәбәрләр” игътибарны җәлеп итә. Укучы кыска гына бер-ике җөмләле мөһим илкүләм яңалыклар, мәркәзебез һәм өметебез булган Татарстан хәбәрләре белән таныша ала. Шул ук сәхифә үз төбәгебезнең иң мөһим вакыйгаларын да яктырта.

“Өмет” үзенең күпкырлыгы, милли тормышыбызның игътибарга лаеклы бер генә вакыйганы да урап узмавы халык арасында абруена этәргеч булып торадыр. Һәркем анда үзен кызыксындырган язмалар таба ала. Менә кайбер темаларын гына санап үтик: Авыл тормышы. Андагы кыенлыклар һәм уңышлар; Милли хәрәкәт тырышлыклары; Күренекле милләттәшләребезгә багышланган язмалар; Динебез тормышы, намаз вакытлары; Яшь егет-кызлар өчен үгет-нәсихәттәй гыйбрәтле язмалар; Сәламәтлек саклау чаралары; Бакчачыга киңәшләр; Авылым мәзәкләре; Җирле каләм тибрәтүчеләребезнең иҗат җимешләре; Гомумән, халыкны ни кызыксындыра, шуны сайлый белү, халык мәнфәнгатьләре белән яшәү – “Өмет” абруеның төп нигезләредер.

“Туган тел” оешмасы 1999 елдан бирле ел саен халкыбыз яшәешенә, аның мәдәниятен, ана телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга саллы өлеш кертүче милләттәшләребезне барлап, “Елның мәшһүр татары” дигән исем биреп килә. 2009 ел буенча шундый исемгә “Өмет”нең алмашсыз редакторы Исхак Хәлимев лаек, дип табылды һәм бүләккә лаек булды. Бу турыдагы шаһәдәтнамә һәм тиешле бүләк Исхак Хәлимевкә “Өмет”нең юбилеенда тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG