Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:39

Милли-мәдәни мохтарият турында федераль канун чыкканнан соң 13 ел үткәч тә Русиядәге милли сәясәтнең кыйбласы табылмый. Русиянең милләтләр эшләре буенча соңгы министры Владимир Зорин сүзләренчә, милли-мәдәни мохтариятләр дәүләт куйган бурычларны тормышка ашыруда активрак катнаша ала. Әмма 2004 елдан бирле федераль хакимият мохтариятләр белән очрашмаган.

Декабрь башында Казанда Русиядә теркәлгән 18 федераль милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре һәм төбәкләр үсеше министрлыгы катнашлыгында форум үткәрелгән иде. Анда Русиянең дәүләт хакимияте һәи милли оешмалар белән хезмәттәшлек тикшерелде. Форумда яңгыраган чыгышлар киләчәктә Русиядә милли тормышның нинди агымга куелачагын аңларга ярдәм итә.

Элекке хөкүмәт чиновнигы, Дума депутаты Владимир Зорин этнология һәм антропология институтында Валерий Тишковның урынбасары булып эшли башлагач, аның милләтләр проблемасына, милли сәясәткә күз карашы киңрәк ачылган. 2004 елда милләтләр министрлыгы бетерелгәч, Владимир Путин аңа мәдәният министрының милли эшләр урынбасары булырга тәкъдим иткән.

Зорин моңа ризалашмагач, аңа Липецкий өлкәсендә федераль инспектор, аннан Түбән Новгородка президент вәкиле урынбасары булып эшләргә туры килгән. Хәзер исә ул дәүләт белән кулга-кул тотынып эшләүче булса да мөстәкыйль фикерле галим булып кала. Русия бердәмлеген саклау өчен тырышып хезмәт итсә дә, аның фикерләренә колак салмыйлар кебек. Шулай да ул миллләтләр хәле турында үз фикерләрен ачыктан-ачык әйтә.

Дәүләткә, мохтариятләргә нишләргә?

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе урынбасары Владимир Зорин фикеренчә, милли-мәдәни мохтариятләр этномәдәни мәсьәләләрне чишү барышында башкарма хакимиятнең компаньены булып китә алмады. Хәзер Идел буенда 141 мохтарият бар. Шуларның икесе федераль, 38 төбәк, калганнары җирле мохтариятләр.

“Һәр мәсьәләнең ике ягы була. Бер кул белән генә кул чабып булмый. Шуңа күрә безгә эксклюзив проектны чын мәгънәсендә тормышка ашыру өчен дәүләт ягыннан ни эшләнергә тиеш, шул ук вакытта мохтариятләр үзләре нишләргә тиеш дигән сорауга җавап табарга кирәк. Мохтариятләр халыкны милли яктан канәгатьләндерү, этномәдәни үзенчәлекләрне саклау өчен оештырылды. Бу Русиядә яшәүче бөтен халыкларга кагыла. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләне уңышлы хәл итәбез”, ди Владимир Зорин.

Әмма Зорин үзе үк кайбер мәсьәләләрнең хәл ителеп бетмәвен, акча җитмәвен яшерми. Әмма әкренләп эш бара, ди ул.

Дәүләт бөтен телләрне дә үстерә алмый


Владимир Зорин үзенең чыгышында Русия өчен теш сызлавына тиң булган милли телләр проблемасына да тукталды. Әйтергә кирәк, аның мәгълүматларына карасак, милли телләр үлем түшәгендә түгел. Зорин үзе дә телләр проблемасының булуын яшерми. Мисал өчен, Русиядә 44 телдә милли әдәбият бар икән. Ягъни 44 телнең язучылары, шагыйрьләре, матбугаты бар, алар урыс теленә тәрҗемә ителә. 63 тел матбугат чараларында кулланыла. 69 телдә радио һәм телевидение сөйли һәм күрсәтә. 81 телдә белем бирү алып барыла. Әмма бер әйберне онытырга ярамый, Русиядә милли телләр саны 238 җитә. Димәк, милли телләрнең яртысыннан артыгында иҗат итмиләр, белем бирмиләр булып чыга.

“Министрлыклар, тиешле институтлар, Европа Шурасының телне саклау хартиясе белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк. Әмма 238 телне акча һәм башка әйберләр белән тәэмин итә алмаячакбыз”, ди Зорин.

Мәскәү вәкиленең сүзләренә карасак, Русиядә урыс теленнән кала икенче урында инглиз теле кулланыла. Ә өченче урында татар теле бара. Владимир Зорин әйтмешли, димәк, бөтенесе дә әйбәт.


Русия өчен нәрсә куркыныч?

Зорин үзенең чыгышында соңгы елларда Русия сәясәтчеләреннән еш ишетелгән, җирле хакимиятләр дә үрнәк итеп алган Русия халкын берләштерүче төшенчәләрне зурлап искә алды. Бертөрле Русия халкын, гадиләштереп әйтсәк, россиян милләтен тудыру турында сөйләде.

“Мин моны мохтариятләр өчен беренче бурыч итеп куймыйм. Әмма без бер нәрсәне аңларга тиеш, әгәр җәмгыятьтә уртак патриотизм хисләре тәрбияләнмәсә, Русия өчен моның куркыныч ягы да бар. Әле Русия башка яшь дәүләтләр кебек идеологияне барлыкка китерә генә. Гомумрусия ватандашлык бертөрлеге өстән генә әйтелсә, без уңай нәтиҗәләр алмаячакбыз. Бу хәрәкәт халыкның үзеннән, шул исәптән милли оешмалардан килергә тиеш. Бу бит объектив хәл. Һәм ул әкрен генә дәвам итә”, ди Зорин.

Аның сүзләренчә, 1992 елда Русиядә 24% халык үзен россиян дип тойган, 2002 елда - 60%, 2006 - 65%, 2007 - 87%-ка җиткән, ә 2008 елда 78% булган.

Әмма Русия төбәкләрендә россиян милләтенә караш төрлечә икән. Мисал өчен, Кавказ республикаларында халыкның 20%-ы гына үзен россиян дип тойса, Якут республикасының 92% халкы үзен россиян дип белдерә.

“Русия халкының уртаклыгына каршы килүчеләр халыкка совет чорында совет халкы дигән кебек яңа милләт тагалар иде дип сөйли. Янәсе, бу милли сәнгатькә зыян китерәчәк. Юк, берничек тә алай булмаячак. Халыкларның төрлелеген саклаган очракта гына Русия халыкның гомум уртаклыгы формалашачак”, ди ул.

Русиядә телләр үсмәсә дә, халыклар артырга мөмкин

Этнология галиме Зорин 2010 елда узачак халык санын алу мәсьәләсен читләтеп уза алмады. Аның фикеренчә, җанисәп эшендә милли-мәдәни мохтариятләр актив катнашырга тиеш. Зорин бөтен телләрне дә үстереп булмау турында искәртсә дә, халык санын алу вакытында милләтләрнең арту мөмкинлеген әйтә.

“Дәүләт киләчәктә аның турында кайгыртсын өчен һәркем үзенең милләтен билгеләргә, туган телен атарга тиеш. Шуңа күрә халык санын алу барышында 2002 елдагы кебек 182 халык кына түгел, күбрәк килеп чыгачагына да әзер булырга кирәк”, ди Владимир Зорин.

Зорин Русиянең милли сәясәте турындагы канун турында да искә алды. Ул бу юнәлештә Мәскәү эшләгәнне генә көтеп ятарга кирәкмәвен искәртә. Мисал өчен Татарстанда, шул исәптән тагын 18 төбәктә бу концепция эшләнгән инде, дип белдерде галим. Әмма федераль дәрәҗәдәге канун проектлары Думада еллар буе тикшерелгәннән соң яңадан чүплек савытына ыргытыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG