Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлардан соң чиркәсләрне дә мәхкәмәгә тартмакчылар


Чиркәслар автономиягә бүленеп чыкмакчы. Соңгы вакытта бу өлкәдә “Адыгэ Хасэ” яшьләр оешмасы төрле пикетлар уздыра. Аларны да Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшкән Милли мәҗлес вәкилләре кебек мәхкәмәгә тартмакчылар.

Карачай-Чиркәс республикасында милли низаг моннан 10 ел элек чыккан иде. Ул чакта хакимияттәге урыннар бүленеше карачайлар һәм чәркәсләр арасында аңлашылмаучанлык тудырды. Әмма президент булып карачай, ә премьер-министр-чәркәс куелгач әзме-күпме тынычлык урнашты. Һәрхәлдә Русия күләмендә бу проблема артык яңгыраш алмады. Гәрчә республикасы эчендә ниндидер тарткалаш сизелсә дә.

Соңгы вакытларда исә чиркәсләр хакимияттә күпчелектә утыручы карачайларны бары үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда гаепли. Бүгенге көндә Карачай-Чиркәс республикасы парламентындагы 73 депутатның 37 карачай, 18 урыс, 10 чиркәс, 5 абазин һәм 3 ногай.

“Адыгэ Хасэ” оешмасы Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин һәм президентның Көньяк федераль бүлгесендәге вәкиле Владимир Устиновка чиркәсләрнең милли хокуклары бозылудан зарланып мөрәҗәгать юллады.

Чиркәсләр әйтүенчә, бүгенге көндә республиканы тулысынча карачайлаштыру сәясәте алып барыла. Һәм әгәр якын вакытта хәл үзгәрмәсә алар үзбилгеләнү мәсьәләсен күтәрергә җыенуын әйтә. Моннан тыш, республикадагы башка халыкларны да әлеге хәрәкәткә чакырачагын белдерә.

Карачай-Чиркәс республикасы халык җыеныннан бер төркем депутатлар интернетта басылган әлеге мөрәҗәгатьне прокуратурага шикаять итәргә тырышты. 20 депутат чәркәс яшьләренең белдерүләрен канунсыз дип бәяләде.

Депутат Әхмәт Эбзеев әйтүенчә, яшьләр оешмасының мөрәҗәгатен ике матдә нигезендә хөкем итәргә була: Русия конституциясе торышын җимерүгә чакыру һәм милләтара низаг тудыру.

Аның әйтүенчә, чиркәс яшьләре федераль үзәкне үзбилгеләнү белән куркытмакчы.

“Адыгэ Хасэ” оешмасы исә мөрәҗәгатьтә бер генә халыкны да мыскыл итү сүзләре юклыгын һәм җинаять эше кузгатылса үз хокукларын дәлиллиячәген әйтә.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстанның дәүләти бәйсезлеге өчен көрәшкән Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата да мәхкәмә эше бара. Милли Мәҗлес утырышы карарларын, мөрәҗәгатьләрен бастырып чыгарган “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдинга да җинаять эше ачылган иде һәм 24 декабрь мәхкәмәсендә аңа соңгы сүз әйтү мөмкинлеге биреләчәк.
XS
SM
MD
LG