Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:53

Xокук яклаучыларгa Сахаров бүләге тапшырылды


Русия хокук яклаучылары Людмила Алексеева, Олег Орлов һәм Сергей Ковалевка 2009 ел өчен Андрей Сахаров бүләге тапшырылды.

Бүләкне тапшыру тантанасы чәршәмбе көнне Страсбургта узды.

Русия хокук яклаучыларына Сахаров бүләген бирү карары октябрьдә хәл ителде. Ул чакта Европа парламенты хәбәрендә әлеге бүләкнең “Ирекле фикер” өчен “Мемориал”ның 3 вәкиленә һәм Русиянең барлык хокук яклаучыларына караганы әйтелә.

Сахаров бүләге хокук яклаучы үзе исән чакта ук 1988 елда булдырыла. Ул хокук яклау өлкәсенә һәм демократия үсешенә үз өлешен кертүчеләргә бирелә.

XS
SM
MD
LG