Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:08

Башкортстан җитәкчеләренә контроль арта


Русия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында бүген Башкортстан өчен күңелсез гамәл эшләнде. Уфадан Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган элекке түрә зур дәрәҗә алды.

Русия Үзәк сайлау комиссиясенең 16 декабрьдәге утырышында Башкортстан президенты хакимиятенең элекке Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Урал Хәсәнов Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү хокугы булган әгъза итеп сайланды.

Урал Хәсәнов, 2003 елда Башкортстан президентын сайлауларда Мортаза Рәхимов командасында эшләп, зур файда китергән иде. Шуннан соң, президент хакимиятендә Эчке сәясәт идарәсе дигән өр-яңа оешма булдырып, аны шул идарәнең башлыгы итеп тәгаенләделәр. Әмма узган елның июль аенда, БР президенты Мортаза Рәхимов, Урал Хәсәновны эшеннән бушатырга дигән карарын кабул итте. Аның ни сәбәпле булуы рәсми матбугат басмаларында әйтелмәде. Әмма сәясәт белән кызыксынучы байтак кеше моны аңлый иде.

Ул чакта, Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге җәнҗал нәтиҗәсендә, республика югары даирәләрендә үзгәрешләр башланды. Ә Урал Хәсәнов ул чакта “Радий Хәбиров кешесе” дип кабул ителә иде. Шуңа да У. Хәсәновка республика югары җитәкчелеге тарафыннан басым башланды. Нәтиҗәдә, Урал Хәсәнов та эшеннән китәргә мәҗбүр булды.

Тиздән Урал әфәндене Мәскәүгә югары вазыйфага эшкә чакырдылар. Ул әле дә анда хезмәт итә. Үзенең вазыйфасыннан китүен Урал Хәсәнов, Мәскәүгә күчкәндә, республикада соңгы вакытта барган сәяси гаугаларда катнашырга теләмәве белән бәйләп аңлаткан иде.
“Башкортстанда килеп туган катлаулы сәяси хәлне репрессияләр белән түгел, ә цивилизацияле юллар белән дә хәл итү мөмкин булыр иде”, - дигән фикерен әйткән иде ул чакта У. Хәсәнов.

Әле Русия Үзәк сайлау комиссиясе бертавыштан Урал Хәсәновны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү хокуклы әгъза итеп сайлады. Бу эшне мәскәүләр Башкортстан парламенты каршылыгына җавап итеп эшләде, билгеле. Бар гыйльлә шунда ки, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутатлары үзләренең быел 26 ноябрьдә үткән утырышында Урал Хәсәновны БР Үзәк сайлау комиссиясенә әгъза итеп алуга кискен каршы чыккан иде.

Шулай итеп алар Мәскәү ягыннан чираттагы бер кисәтү алды, дип аңларга кирәк. Чөнки Урал Хәсәнов, БР Үзәк сайлау комиссиясенә әгъза итеп сайлангач, Башкортстан сайлаулар системасында кануни тәртип булдыруга бар тырышлыгын салачагын ышандырды.

Ләкин, билгеле ки, сәяси мәйданда теге яки бу тарафлар һәрчак үз мәнфәгатьләрен яклый. Урал Хәсәнов элек Мортаза Рәхимовка да, Радий Хәбировка да якын түрә, үз кеше иде. Ә 2003 елда Башкортстан президентын сайлаулар вакытында йөзләрчә мең ялган бюльлетеньнәр басылуы ачыкланды. Ул кырын эшләр белән нәкъ менә Радий Хәбиров җитәкчелек иткән дигән сүзләр күп булды. Хәтта республика прокуроры Байков әфәнде дә моны раслаган иде. Шуннан соң күп тә үтми ул үз вазыйфасыннан китәргә мәҗбүр булды. Шулай итеп кәрт алмаштырулар дәвам итә...

XS
SM
MD
LG