Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йодрык болгаштан кул кысышуга


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды. Анда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты утырышы, анда катнашкан Башкортстан вәкилләренең эшчәнлеге хакында сүз барды.

Әлеге чарада катнашып кайткан Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, Казаннан рәсми чакыру килмәгән булган.

“Ринат Закиров безне чакырмаска күрсәтмә биргән. Шулай булуга карамастан, мин, Кәрим Яушев һәм Алик Локманов ул чарага бардык. Анда без сүз сорап ала алмадык. Аны Башкортстан ягыннан Дәрдмәнд чараларына барып, ул утырышка килгән Марат Шәриповка бирделәр”, диде ул.

Хуҗин сүзләренчә, шулай да эшчәнлек уңай булган. Ул күрше төбәк татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашулардан күп кенә тәҗрибә алган. Ринат Закиров, Разил Вәлиевлар белән очрашулар булган. Анда ике арада туган каршылыкны бетерергә килешкәннәр. Ринат Закиров Мәҗит Хуҗинга кул биргән.

Шулай итеп, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчеләре арасында урнашкан киеренкелек беткән. Хәзер яклар кулга-кул тотынышып, җиң сызганып эшләргә булганнар. Якын араларда алдагы елда узачак халык санын алулар уңаеннан уртак утырыш уздырырга килешкәннәр.
XS
SM
MD
LG