Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:38

Идел буе федераль округы башлыгы Григорий Рапота хезмәт базары һәм мәшгульлек буенча видеоконференция үткәрде. Анда иң кызу чыгышны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов ясады.

Ул: “Чит илләрдән әйберләр сатып алган бер вакытта, шуларны үзебездә җитештерүне булдыру турында уйлау юк”, диде. Җиңел сәнәгать, медицина сәнәгате юкка чыгуга борчылу белдерүен ирештерде.

Мортаза Рәхимов Башкортстанда хәлләр уңай, бары тик ике генә мәсьәлә бар дип, КамАЗ һәм “Салаватнефтеоргсинтез”ны атады. Ни өчен “КамАЗ” — аңлатып тормады. “Салаватнефтеоргсинтез”га килгәндә, ул анда вазыйфасына туры килмәгән җитәкче эшләвен ирештерде. Аның сүзләренчә, эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаганга күрә “Салаватнефтеоргсинтез” тулы куәтенә эшләми.

Әйткәндәй, бу ширкәтнең җитәкчесе Дамир Шәвәлиев Башкортстан хакимиятенә буйсынмый, турыдан-туры федераль үзәк белән эш итә. Республика хакимяте үткәргән киңәшмәләрне инкарь итә. Милләте дә татар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG