Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда инде яңа елга керделәр. Мөселманча


Һиҗри календаре буенча 17 декабрьдә яңа 1431 ел башлана. Чаллыда олы яшьтәге бер төркем кеше яңа елга күчүне билгеләп узу тәкъдиме белән чыга һәм бу тәкъдим беркадәр яклау таба. 16 декабрь көнне Чаллы ТИҮе штаб-фатирына хәзрәтләр, өлкән яшьтәге кешеләр чакырылды. Биредә алар Коръән укып, Коръән тыңлап, бәлеш ашап, чәй эчеп иске 1430 елны озаталар.

Яңа ел өстәленә күчтәнәчләрнең күбесен апа-әбиләр өйләрендә пешереп алып килгән. Әлбәттә, сорау туа, мөселманча яңа елга күчүне билгеләп үтү яңалыкмы, ул нәрсә белән бәйле?

“Милади елы белән Һиҗри елы арасында аерма бар. Безнең Мөхәммәт пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән соң Һиҗри елы башлана. Ел башын мөселманнар зурлап булмаса да, билгеләп узалар. Яңа елга керү көне милади календареннән 12 көн аерма белән килә. 17 декабрь – мөселманча яңа елга керү көне”, ди Каюм хәзрәт.

Асия Габитова
Асия Габитова яңа елга керүне билгеләп үтүдә башлап йөрүчеләрнең берсе. “17 декабрьдән 1431 ел мөхәррәм ае белән башлана. Һиҗри сүзе күчү дигеннә аңлата һәм ул Мөхәммәт пәйгамбәребезнең Мәдинә шәһәренә күчүе белән бәйле. Һиҗрәт 622 елда кылына. Яңа ел башын моңа кадәр билгеләп үтмәдек. Хәзер эчкечеләр бәйрәме булган яңа ел җитә. Шуңа кадәр без монда Коръән укып, әңгәмә корып, пәйгамбәребезне искә алырга, дога кылырга җыелдык”, дигән фикерләрен Габитова “Азатлык”ка җиткерде.

Олы яшьтәге берничә кешегә сорау бирелде: “Сез мөселманча яңа елга керүне билгеләп үтәсезме, андыйларны беләсезме?”. “Юк”, диделәр алар.

Ә менә Тукай районында туып үскән Мисбах хәзрәт бу вакыйганы искә алучыларны хәтерли. “Элек мөселманча яңа елга керер алдыннан карчыклар качып-посып кына җыела, мөнәҗәтләр әйтәләр иде. Динне нык кыскач, җыелу бетте. Белгән кеше өендә барыбер билгеләп үтте. Бүгенге шикелле җыелып уздыру юк”, иде ди.
XS
SM
MD
LG