Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малави Косово бәйсезлеген таныды


Көньяк Африка илләреннән Малави Косовоның бәйсезлеген тануын игълан итте.

Малавинең БМОдагы вәкиле Нью-Йорктагы Косово илчесенә хат юллап, Косово бәйсезлеген тануын белдергән. 15 миллион халкы булган Малави белән бергә, дөньяда Косово бәйсезлеген таныган илләр саны 64-кә җитте.

Косово 2008 елның 17 февралендә Сербиядән берьяклы бәйсезлек игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG