Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай дөньяның иң озын күперен төзи


Kытайның көньягындагы Гуаңдонг вилаяте, Макао һәм Һонг Конг төбәкләрен бер-берсенә тоташтырачак дөньяның иң озын күперен төзү эше башланды.

Күпер 2016 елда тәмамланыр дип көтелә. Һонг Конг-Җуһай-Макао күперенең озынлыгы 50 чакрым.

3 төбәк арасындагы араны шактый кыскартуны максат итеп куйган проект белән төбәкләр арасындагы 3 сәгатьлек юлны 1 сәгатьтә узып булачак.

Проект вәкилләре күпернең 8 дәрәҗә зурлыктагы зилзиләгә, көчле давылларга чыдамлы булачагын әйтә. Күперне төзү 10 миллиард 700 миллион долларга төшәр ди көтелә.
XS
SM
MD
LG