Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Климат үзгәреше җыенында фикер аермалыгы дәвам итә


Копенһаген Климат үзгәреше саммитында илләр арасындагы фикер аермалыкларын бетерү өчен нибары 2 көн калды. Шулай да тарафлар арасында уртак фикергә килү турында әлегә төгәл адым булмады.

Сөйләшүләрдә нәтиҗәгә килә алмау, ил вәкилләрен һәм протестчыларны өметсез хәлгә калдырды.

Икътисадта алга киткән илләр белән әле үсеш юлында буган илләр күмер газын ни дәрәҗәдә киметү турында уртак фикергә килә алмый.
Европа шурасы башлыгы Мануел Барросо сөйләшүләрдәге низагның дәвам итүенә ризасызлык белдерде.

Шулай да җыенда уңай адымнар да булды. Мисал өчен, килешүгә ирешелгән очракта, Япония ярлы илләргә 15 миллиард доллар бүлеп бирергә вагъдә итте.

Моңа өстәп, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да глобаль җылынуга каршы көрәштә, АКШнын ярлы илләргә ярдәм уңаеннан 100 миллиард доллар бирергә әзер булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG