Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Русия ярдәменә өметләнә


Бүген Русия сәфәрен йомгаклаган НАТО башлыгы Гоф Расмуссен, Әфганстандагы уртак хәрби көчләргә ярдәм мәсьәләсендә Русиядән уңай ишарәләр булуын әйтте. Ләкин Русия әле бу хакта конкрет бер адым ясамады.

НАТО башлыгы бу хакта 3 көнлек Мәскәү сәфәрен тәмамлар алдыннан биргән әңгәмәсендә әйтте.

Чәршәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев, НАТОның Әфганстандагы тырышлыгына өлеш кертү Русиянең мәнфәгатенә булыр дип әйткән иде. Медведев НАТО тырышлыгы юкка чыккан очракта, аның төбәк иминлеген куркыныч астына салачагына ышана.
Медведев Әфганстандагы уртак көчләргә боралак һәм хәрби күнегүләр белән ярдәм итә алу ихтималлыгы турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG