Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанга өстәмә хәрбиләр җибәрә башлады


АКШ саклану министрлыгы, Америка президенты Барак Обаманың Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрү турындагы карары нигезендә, бу дәүләткә өстәмә хәрбиләрнең җибәрелә башлавын белдерде.

Пентагон матбугат вәкиле Жеоф Моррелнинг белдерүенчә, 1500 хәрбинең бер өлеше инде Әфганстанга җибәрелгән. Калган өлеше дә 25 декабрьгә кадәр җибәрелергә тиеш.


Әфганстандагы гыйсьянчылар белән көрәш һәм ил иминлеген саклау максатында АКШ президенты Барак Обама 1 декабрьдә Әфганстанга өстәмә хәрбиләр җибәрү турында карар кабул иткән иде.

XS
SM
MD
LG