Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис чорында КамАЗның 40 еллыгы тыйнак үтте


1969 елның 13 декабрендә экскаваторда эшләүче Михаил Носков КамАЗ төзеләсе урында беренче чүмеч балчыкны күтәртә. КамАЗга нигез салу тантанасын берничә көн соңга калып, җыелыш ясап уздыралар. Чаллыда автомобиль ширкәте төзүнең башында кем торган? Бу хакта КПССның Татарстан өлкә комитеты җитәкчесе Фикрәт Табеев истәлекләрендә әйтелә.

КамАЗ ширкәтенең 40 еллыгының иң зур тантанасы 16 декабрь, кичке якта уздырылды. Көннәр салкын булгангамы, яки башка сәбәпләр аркасындамы бәйрәмдә КПСС Татарстан өлкә комитетының элекке беренче секретаре Фикрәт Табеев, КамАЗның беренче директоры Лев Васильев катнашмады.

Хәзер Мәскәүдә яшәүче бу шәхесләр чакырулы булган. Тантанада Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин котлау сүзләре әйтте. Җыеннан соң “КамАЗ Татарстан өчен генә түгел, бөтен Русия өчен кирәкле ширкәт. Русия күләмендә мондый яңа технология, чит илләр белән уңай эшли торган бүтән ширкәт юк. Аңа зур өмет баглыйбыз, аның киләчәге бар”, диде “Азатлык”ка Рөстәм Миңнеханов.

КамАЗга нигез салынуга 40 ел вакыт узды. Татарстанга КамАЗ кирәк булганмы? Ул республикада татарны сыекландыру өчен төзелгән, дигән фикерләрне әле дә ишетергә мөмкин. Икенчеләре “Юк, КамАЗ Татарстан сәнәгатен күтәрү өчен кирәк иде”, дип аларга каршы төшә.

КамАЗны Чаллыда кем төзеткән

Ягъсүф Шәфыйковның “Фикрәт Табеев” дигән китабында “Ни өчен дөньядагы иң зур автогигант - КамАЗны төзү урыны итеп Чаллы сайлап алынды?”, дигән сорауга җавап бар. Хәзер шушы китапта бәян ителгән Табеев истәлекләре:

Илдар Халиков (с), Рөстәм Миннеханов, Сергей Когогин
“Алтмышынчы еллар ахырында КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР министрлар Советы шундый комплекс төзергә карар кылдылар. СССР Госпланы төрле өлкә һәм крайларда җитмешкә якын мәйданны өйрәнде. Бу исемлеккә Татарстан да эләкте. Ниһаять, чагыштырма анализ алымы нигезендә ике төбәкне: Красноярск краен һәм Татарстанны, ягъни Чаллыны калдырдылар. Барыбыз да югарыгы оешмаларның ахыргы карарын көтәбез.

Көтмәгәндә миңа мәгълүм була: заводны Красноярск янында кору турында СССР Министрлар Советы карарына кул куелган. Яңалык минем өчен күңелсез иде. Шул көннәрдә мине Белоруссия ССРның 40 еллыгы хөрмәтенә юбилей тантаналарына Минскига барыр өчен партия-совет делегациясе составына керткәннәре билгеле булды.

Делегацияне Леонид Ильич Брежнев үзе җитәкли иде. Партия-хөкүмәт делегациясе утырган поезд Мәскәүдән кичен чыгып китте. Барыбыз да урыннарыбызга урнашкач, поезд көнбатыш юнәлештә чакрымнар саный башлагач, Леонид Ильич делегация әгъзаларына домино уйнарга тәкъдим итте. Башта уңышлы сәфәр өчен символик төстә берәр чәркә тоттык. Уңайлы мәлне торып китереп, мин сүз арасында гына әйтеп куям:

- Леонид Ильич, әйдәгез, автомобиль заводын Татарстанда төзик. Ник аны ерак Себердә салырга. Л.И.Брежнев дәшмәде. Ләкин соңыннан мәгълүм булганча, Леонид Ильичка мөрәҗәгать итүем җитди нәтиҗәләр бирде. КПСС ҮК автомобиль комплексы төзү урынын сайлау җәһәтеннән барлык материалларны соратып алды. Аларны өйрәнгәннән соң хөкүмәтнең аны Себердә төзү турындагы карары юкка чыгарылды һәм Кама автозаводын Чаллы шәһәрендә кору турында КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының уртак карары кабул ителде”, диелә Табеев истәлекләрендә.

Яшь эшчеләргә ата-анасы, әби-бабасы булыша


Ләйлә Майларова
КамАЗның 40 еллык тантанасында алдынгы эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты. Ләйлә Майларова 1974 елда Казаннан КамАЗга килә. Хезмәте өчен орден-медальләр ала. Бүгенге вакытта ширкәтнең бер бүлентегендә ветераннар шурасын җитәкли. Ләйлә апа бик озак итеп КамАЗның ветераннарга булышырга тырышуы, шушы ветераннарның ширкәтне төзегәндә алны-ялны белми эшләүләре хакында сөйләде.

Хәбәрченең бүгенге КамАЗ хезмәткәрләренең кыен тормышы хакындагы сорауга да беркадәр җавап бирде. “Яшереп торасы юк. Акча аз алалар. Эшләре юк. Тырышалар инде. Аларга ата-ана, әбиләр-бабайлар булыша. Фатирсыз калучылар, бер бүлмәдә 5-6шар кеше яшәүче гаиләләр дә бар”, ди Ләйлә Майларова.

“Якын көннәрдә КамАЗның директорлар шурасы утырышы Чаллыда уза. Анда ширкәтнең стратегик үсеш программасы каралачак” диелгән иде. Соңгы сәгатьтә шул мәгълүм булды, шура утырышы Мәскәүдә узачак.
XS
SM
MD
LG