Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:38

Русиядә үтерелгән журналистлар саны арта


Журналистларны саклау шурасы, 2009 елда 68 журналистның үз эшен башкарган вакытта вафат булуын әйтте. Шура хисабында 2008 ел белән чагыштырганда быелда үлгән журналистлар саны 60%ка артуы күзәтелә.

Филиппин үлгән журналист саны ягыннан беренче урында тора. Биредә ноябрь аенда 30 журналист белән бергә 57 кеше үтерелгән иде. 2004 елда Пакстанда 4, ә Русиядә исә 3 журналист үтерелгән.

Үтерелгән журналистларның күбесе газетларда эшли. Әлеге күренеш шулай ук газетларның барлык медиа чаралары арасында әле дә зур урын алуын күрсәтә. Игътибарны җәлеп иткән тагын бернәрсә исә, үлгән хәбәрчеләрнең чит ил ватандашы түгел, ә җирле халыктан булуы. Икътисади кризис сәбәпле, халыкара хәбәр оешмалары күп кенә илдән үз хәбәрчеләрен кайтарырганда, бу бушлыкны җирле газетлар тутырырга тырыша.

XS
SM
MD
LG