Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Соңгы көннәрдә ислам оешмаларының берләшү темасы, дин әһелләренең фикерләреннән башка, диннән ерак торган кайбер матбугат чыганакларында да тикшерелә башлады. Фикерләр төрле, ләкин шулай булуга карамастан берләшү-берләшмәү темасы күпләрнең бу хәлгә битараф булмавын күрсәтте.

Шушы көннәрдә генә Казанда Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләренең киңәшмәсе дә булып үтте. Бу киңәшмә нәтиҗәсе итеп махсус гариза-мөрәҗәгатъ тә кабул ителде. Без бу очрашуда катнашкан Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә мөрәҗәгатъ итеп берләшүгә карата аңлатма бирүен сорадык.

"Тәлгатъ Таҗетдин тарафыннан шундый тәкъдим булу көтелмәгән нәрсә түгел. Гомумән, Русия мөселманнары үзләренең эшен бердәмлекне булдыру, мөселман өммәтенә хезмәт итүгә юнәлдерә.

Бер мәркәзи оешма булдырып, гомум мөселманнар исеменнән үзебезнең сүзебезне дәүләт оешмаларына, башка диннәргә, җәмәгатьчелеккә җиткерә торган органыбыз булса, барыбыз өчен дә файдалы булыр иде."

Камчылап түгел, җайлап кына

"Ләкин без 90нчы еллар башын да онытырга тиеш түгел. Ул вакытта һәр республика бәйсезлеккә омтылып, бәйсезлек деклорациясен игълан итте. Үзенең аерым дини идарәләрен, дини оешмаларын булдырды. 1996 елда Русиянең мөфтиләр шурасы да оешты. Аерым мөстәкыйль дини идарәләр мөфтиләр шурасы тирәсендә берләшсеннәр дип төзелгән иде ул оешма. Димәк, без 1996 елдан бирле берләшү юлында эшлибез.

Русиянең мөфтиләр шурасының эшен бүгенге көндә мөселманнар да, аларның оппонентлары да, дини оешмалар да, дәүләт органнары һәм хөкүмәт җитәкчеләре дә Кавказ мөселманнары, Уфадагы Үзәк дини идарә дә күрә һәм таный.

Тәлгатъ Таҗетдин әле 90 елларда ук берләшү турында берничә тапкыр әйтеп кенә калмады, инде берләшүне булган факт итеп тә игълан иткән иде. Хәзер инде аның тәкъдимем күп кенә мөселманнар аның чираттагы чыгышы итеп кабул итте.

Ләкин киң җәмәгатьчелек арасында бердәмлеккә омтылу, берләшү яхшы дигән фикер бар. Шуның өчен без бу берләшүгә ике куллап риза! Ләкин без шуны да онытырга тиеш түгел: һәр дини идарәнең үз уставы, үз мәнфәгате бар. Без һичкемне дә кыерсытырга тиеш түгел. Шуның өчен дә мин берләшүгә юнәлеш дәвам итәргә тиеш, ләкин аны камчылап, чыбыклап тизләтергә кирәк түгел, бары тик килешү, киңәшү төрле тарафларның ризалыгын алганнан соң гына мөмкин дип саныйм".

Үзебездән башларга кирәк

Равил хәзрәт шулай ук 16 декаберьдә Казанда булган Русиянең мөфтиләр шурасы рәистәшләре утырышында кабул ителгән гариза турында да сөйләде. Һәм ул гариза интернет сәхифәләре аша таратылды, диде. Ул гаризада берләшү турында югарыда әйтелгән фикерләр төп урынны алып тора. Равил хәзрәт шулай ук, без ул гаризада, Кавказ төбәгеннән башка, беренче чиратта Русия эчендәге оешмаларны берләштерергә кирәк дигән фикердә торабыз, диде. "Берләшү эшен Идел-Урал, Русиянең Европа өлеше, Себер, Ерак Көнчыгыш мөселман оешмаларыннан башларга кирәк", диде ул.

Шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин Кавказ белән кушылу безнең максатыбыз түгел, беренче чиратта ике-өч дини идарәсе булган өлкәләрне, мәхәлләләрне берләштерергә кирәк. Ә инде Кавказ мөселманнары белән эшне дусларча дәвам итәрбез, диде.

"Берләшү турында үз фикеремне мин беренче игъланнан соң ике атна вакыт узгач кына белдердем. Чөнки үз фикеремне әйткәнче, ул вәзгыятьне мин тирәнтен өйрәнергә тырыштым. Бу эштә ашыгырга ярамый. Хәзер инде күп нәрсә ачыкланды. Кавказ белән берләшү көн тәртибендә тормый.

Берләшү булган очракта да без үзебезнең милли, мәдәни, дини мәсьәләләрне якларга тиеш. Без бик яхшы аңлыйбыз, Кавказ мөселманнары, аларның сәяси җитәкчеләре һичшиксез Русия күләмендә мөселман лидерлары буласы килә. Ләкин безнеңчә, мөселман лидерлары сәясәттән читтә торып дини, иҗтимагый мәсьәләләрдә үзләрен актив күрсәтеп, сәясәткә йогынты ясый торган шәхесләр булырга тиеш", диде Равил хәзрәт Гайнетдин берләшү турындагы темага нокта куеп.

Мәскәү Җәмигъ мәчете тирәсендә

Беркем өчен дә сер түгел бүгенге көндә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете киңәйтелеп төзелә. Иске Җәмигъ мәчетендә бары тик 800 якын кеше намаз укый алса, яңа мәчеттә 7000 меңгә якын мөселман намаз укый алачак. Әле аның тирә-ягы да җылытылып, кыш көннәрендә Җәмигъ мәчете тирәсендә дә 15 меңгә якын кеше намаз укый алачак, дип белдерделәр мәчеттә.
Мәскәү Җәмигъ мәчетен сүтү, Русия ватандашларының тарихи хәтерен юу, гамәлдәге тарихи һәйкәлне юк итү сәясәтенә протест белдерәбез. Үз тарихыңны, мәдәниятыңны, милли үзаңыңны юк итүне яңа төзелеш белән аклап булмый.

Русия мөселманнары үзәк диния назарәте президиумы (Уфа)

Инде 84 метрлы ике манара башына куярга ярымайлар да әзерләнгән. Ләкин шушы көннәрдә Үзәк дини идарәгә кергән кайбер дини идарә җитәкчеләренең «Мәскәүдәге иске Җәмигъ мәчетенә сүтелү куркынычы яный» дип, Русия президенты исеменә хат юллаулары да мәгълүм. Без Равил хәзрәт Гайнетдиннән хәбәргә дә аңлатма бирүен сорадык.

Моңа Равил хәзрәтнең сүзе кыска булды: "Бер кечкенә авылда яшәгән кешедәй фикер йөртеп, шуңа хас менталитет, дөньяны күзаллау белән эш һәм гамәл йөртеп булмый. Зур проектларны тормышка ашырганда аның уңайлыгы өчен иске проектлар үзгәреш кичерә. Шуның өчен дә андый кешеләргә минем бер генә киңәшем бар: күбрәк тормышны аңларга, исламның тарихын өйрәнергә, ислам архитектурасының дөньяда ничек үсә барганын укырга кирәк, дип киңәш итәр идем андыйларга", диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG