Accessibility links

АКШның Әфганстандагы чыгымы 23 миллиард доллардан артык


Талибан режимын җимереп, Әфганстан иминлеген үз кулына алган 2002 елдан бирле АКШ бу илдәге чыгымнар өчен 23 миллиард доллардан күбрәк акча сарыф иткән. Бу хакта АКШ сенаторы Клер МакКаскил белдерде.

Сенатор сүзләренә караганда, бүленгән акчаның бер өлеше юл төзелеше, электр станцияләре, авыл хуҗалыгы кебек төрле тармактагы проектларда кулланылган. Ләкин аерылган акчадан 1 миллиард долларның кайда кулланылуы мәгълүм түгел.

Хәрби чыгымнар өчен исә якынча 6 миллиард доллар акча кулланылуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG