Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:55

Иран уран баетуны дәвам итә


Иран яңа төр уран баету җайланмаларын 2011 елның март аенда куллана башлаячагын белдерде.

Иран атом энергиясе шурасы башлыгы Гали Әкбәр Салихи Иран хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә, яңа төр центрафугаларны җитештерү эшен башлавын игълан итте. Салихи атом идарәсенең инде 6 меңнән артык яңа центрафугага ия булуын әйтте.

Центрафугаларның яңа төрләре, элеккеләр белән чагыштырганда 2-3 тапкырга уңышлырак эшли.

Иранның тыныч максатта кулланачагын алга сөргән атом тырышлыклары, көнбатыш илләрендә зур борчу уята.

XS
SM
MD
LG