Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Русиядәге үзәк мөселман оешмаларын берләштерү фикере җәмәгатьчелектә каршылыклар уятты. Тарихчы Дамир Исхаков татар оешмаларын гына берләштерергә кирәклеген искәртә. Берләшү тәкъдиме белән чыгучы Тәлгат Таҗетдин Кавказны читкә тибәрә алмыйбыз, чөнки без бер илдә яшибез ди.

Бөтендөнья татар конгрессының 11-13 декабрьдә үткән киңәйтелгән утырышында тарихчы, конгрессның идарә әгъзасы Дамир Исхаков татар һәм Кавказ дини оешмаларын кушага кискен каршы чыкты. Аның фикеренчә, бу операция артында бик күп проблемалар яшеренгән.

Татарлар диндә беренчелеген югалтырга мөмкин

“Татарлар Кавказлар белән бергә эшләсеннәр өчен безгә беренче тапкыр Кавказ мөселман оешмаларын кушмакчы булалар. Әлеге гамәл үзебезнең җилкәбезгә бөтен кавказ проблемаларын алуны аңлата. Нәрсәгә кирәк бу безгә? Әгәр бу юлдан китсәк, киләчәктә бик зур югалтулар кичерәчәкбез. Беренчедән, Кавказларның йогынтысы болай да артты. Татарлар Русия мөселманнары арасында әйдәп баручы ролен югалтырга мөмкин.

Дамир Исхаков
Икенчедән, Кавказ халкының проблемасын хәл итүчеләр булып калачакбыз. Әмма алар беркайчан да хәл ителмиячәк. Шуңа татар оешмалары бу уңайдан үз сүзен әйтергә тиеш. Татарстан хакимияте дә мөфтиятләрне берләштерү турында уйлансын”, ди Дамир Исхаков.

Таҗетдин сүзне икенчегә борды

Дамир Исхаков Русиядә барлык мөселман үзәкләрен берләштерүне тәнкыйтьләп чыгыш ясаган да Русия диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин үзе дә утырышта иде. Җыелыш ахырында Таҗетдин да сүз сорап алды. Әмма иң башта төп мәсьәләгә тукталмады. Сүзне икенчегә борды. 2010 елга әзерләнгән эш планында Җиңү бәйрәменең 65 еллыгына багышланган чараларның булмавын әйтеп китте.

“Башка халыклар белән чагыштырганда татарлар арасында кеше башына геройлар күбрәк туры килә. Рейхстахның өстенә байрак кадаучылар да бездән. Шуңа күрә Җиңү бәйрәме безнеке дә. Аңа багышлап чаралар үткәрсәк, күркәм булыр. Мөселманнар, бигрәк тә татар белән башкортлар бәйрәмдә катнашырга тиеш”, диде Таҗетдин.

Мөфтиятләр кушылса, татар-башкорт та берләшә

Җиңүнең 65 еллыгы турында искә алганнан соң гына Тәлгат Таҗетдин Дамир Исхаков күтәргән мәсьәләгә тукталды.



“Каяндыр килгән бер делегат берләшү турында сүз каян килде дип сорады. Бик өстән, Аллаһның үзеннән килде дип җавап бирдем. Боерык президентлар да килмәде, бу Аллаһның боерыгы, халыкның теләге. Дини хәрәкәтнең таркаулыгы милли эшләребезгә дә зыян китерә. Соңгы 15 елда бик тетелдек.

Монда сүз үзәк диния нәзарате белән мөфтиләр шурасының кушылуы турында гына бара. Үзәк диния нәзарәтендә 24 мөфти бар. Молдавия, Балтыйк буе республикасы мөфтиләре шурасына, шураныкылар безгә керә торган була. Шулай итеп татар белән башкортның дини эше бер оешмага берләшә. Әле монда кавказ турында бөтенләй сүз юк”, ди баш мөфти.

Тәлгат хәзрәт ялганлыймы?

Әмма Тәлгат Таҗетдиннең “Кавказ турында әлегә сүз юк” диюе Дамир Исхаковны баш мөфтине сүзеннән бүлдерергә мәҗбүр итте. “Тәлгат хәзрәт, ялганларга кирәкми, без сезнең документларны укыдык. Анда турыдан-туры Кавказ турында сүз бара”, ди Исхаков.
Шуннан соң Русия баш мөфтие Кавказлар белән дә берләшү турында сүз барлыгын әйтергә мәҗбүр булды. Әмма алар белән берләшү икенче баскыч, ди Таҗетдин.

“Чөнки без бер илдә яшибез. Алар белән безнең аермабыз зур түгел. Хәзер моның тирәсендә уйдырмалар пәйда булды. Берәүләр бу хәбәрдән курыкты, икенчеләр аптырады. Кавказлар белән берләшү соңгы этап. Без аларны да читкә тибә алмыйбыз. Чөнки Русиянең нигезе дип Изге Урысны аталар да, аның нигезе Болгар һәм Киев Русе. Русия дәүләте Болгар белән Киевтән төзелгән.

Бу дәүләтнең бүгенгесе, киләчәге өчен безнең милләтебез өстендә җаваплык бик зур. Чөнки 1420 ел элек пәйгамбәребезнең өч сәхабәсе килеп дәүләтнең нигезен һәм иманны безгә тапшырды. Безгә татарларга яхшы, калганнар теләсә нишләсен дип тора алмыйбыз. Русиядә тынычлык буламы, юкмы – бездән күп нәрсә тора. Бүгенге көндә болгар милләте – ул татар белән башкорт”, ди баш мөфти, диния нәзарәте рәисе.

Тәлгат Таҗетдин берләшкән мөфтияткә Русия баш мөфтие итеп мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне, мөфтиятнең рәислек вазифасына Татарстан диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакыйны тәкъдим дә итте. Әмма мин бу урыннарны аларга тапшыра алмыйм, урын гына бирәм, урысчалатып “уступаю гына” дип әйтеп куйды. Аларны исә берләшкән ике оешманың корылтае сайлап куярга тиеш була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG