Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Казакъстаннан җир сорый


Казакъстан рәсмиләре Кытай авыл хуҗалыгы өчен үзенә арендага җир бирү тәкъдиме белән чыкты дип күпләрне шаккаттырды. Белгечләр шул юл белән Кытай илгә күбрәк үтеп кермәкче дип саный.

Казакъстанның җире күп булса да, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр азрак. Әлбәттә, Казакъстанның таулыкларында әйбер үстереп булмый. Әмма аннан кала да уңышлы җирләр җитәрлек. Һәм алар эшкәртелмәгән килеш кала.

4 декабрьдә чит ил инвесторлары шурасы утырышында чыгыш ясаганда Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Кытайның авыл хуҗалыгы өчен үзләренә арендага 1 миллион гектар җир бирү тәкъдиме белән чыгуын әйтте.

Әлеге белдерүләрдән соң, илдәге оппозициянең канәгатьсезлеге артты.

17 декабрь көнне Аламатада казакълар инде бу уңайдан икенче тапкыр каршылык чарасына чыкты.

“Азат берләшкән социал-демократик” оппозиция партиясе рәистәше Болат Абилов җыелучыларга әлеге хәлнең бик аяныч тәмамланырга мөмкинлеген җиткерде.

“1 гектар җирдә 15 кеше эшләячәк дип исәпкә алсак, 1 миллион гектарны эшкәртер өчен Кытайдан 15 миллион кеше киләчәк. Әгәр шул 15 кешенең берсе генә булса да елына бер бала тапса, 50 елдан Казакъстанда 50 миллион кытай булачак. Назарбаев игълан иткән әлеге хәрәкәтне туктатырга кирәк”, диде ул.

Кайберәүләр инде бу мәсьәлә хәл ителгән булырга да мөмкин дип борчыла. “Ирекле сүз” бәйсез газета баш мөхәррире Гөлҗан Ергалиева шундыйлардан.

Ул 11 декабрьдә Алматада Кытай консуллыгы каршында узган протест чарасында катнашкан иде.

"Ирекле сүз" баш мөхәррире Гөлҗан Ергалиева һәм "Җас Алаш" газетасы мөхәррире Рысбәк Сәрсенбай Кытай консуллыгы каршындагы протест чарасында
“Әгәр президент шура утырышында инде бу хакта әйткән икән, бу бик аяныч. Шуңа без Кытай консуллыгына моның белән риза түгеллегебезне белдерергә килдек”, ди Ергалиевa.

Митингта катнашучылар шулай ук икенче көнне көтелгән Кытай башлыгы Ху Цзиньтао килешенә: “Без казакъ җиреннәнә баш тартмаячакбыз” дигән шигарьләр дә әзерләгән.

Соңырак Казакъстанның авыл хуҗалыгы министры Акылбәк Көрәшбаев белдерүенчә, бу очрашуда ике ил президенты җир турында бөтенләй сүз алып бармаган.

Әмма министрның урынбасары Арман Евниев моңа бераз ачыклык кертте.

“Кытайның соя кебек үсемлекләргә ихтыяҗы зур. Ел саен 40 миллион тоннаны читтән кертәләр. Ә Көньяк-Казакъстан, Җамбыл һәм Көнчыгыш-Казакъстан төбәкләре соя үстерү өчен бик уңышлы”, диде ул.

Әмма Евниев Казакъстан кануннары нигезендә, башка илгә арендага җир бирү тыелуын әйтте.

“1 миллион гектарга килгәндә, монда сүз мөгаен җир бирү турында түгел, ә бу эшне оештыру турында сүз барадыр”, ди министр урынбасары.

Евниев Казакъстан белән Кытай авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар турында сөйләшүләр алып баруын яшермәде.

Шуңа Кытайның бу эштә катнашуы өлешчә хәл ителгән дип була.

Евниев әйтүенчә, инде быел ук нәкъ шушы проект кысаларында, 10-15 мең гектар җиргә соя утыртып карау күздә тотыла.

Әмма Кытайны өйрәнүче белгеч Морат Ауэзов бу ил белән эш иткәндә бик сак булырга чакыра.

“Әлеге проект күп кешеләрнең Кытайдан күчеп килүен күз алдында тота. Үсемлекләрне кем үстерәчәк, кем уңыш җыячак? Бу Кытайның стратегик максаты. Һәм аңа ирешү өчен ул төрле хәйләләргә барачак”, ди ул.

Ауэзов Кытайның бизнес эшләрен алып баруның кайбер нечкәлекләрен дә ачып бирде.

“Кытай бизнеста күп әйберне ришвәт бирү аркылы хәл итә. Аннары соя өчен ниндидер миллион гектардан артык җир сораган Кытай әле күптән түгел генә президент сәфәре вакытында Казакъстанга кредитка 10 миллиард доллар биргән иде”, ди ул.

Әлбәттә Кытай эшчеләренең Үзәк Азиягә килүе инде күп кенә төрле низагларга сәбәп булды. Кыргызстанда базарда җирле халык белән кытайлар арасында тарткалаш туды. Таҗикстанда яңа юл төзүче кытайлар белән җирле халык арасында низаглар булгалады.

Үзәк Азия илләре элек кытай эшчеләренә әллә ни игътибар бирмәсә дә. Хәзер Кытай кабат бай һәм табигый байлыклар белән бәйле проектларны финансларга әзер булуын дәлилләп тора һәм моның өчен миллионнарча доллар кредитлар бирә.
XS
SM
MD
LG