Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан министрына илдән чыгарга рөхсәт ителмәде


Пакстан саклану министрының чит илгә чыгу хокукы чикләнде. Моның сәбәбе - элек аңа каршы булган коррупция гаебе. Мәгълүм булганча, элекке хөкүмәт вакытында гамәлгә ашкан канун нигезендә хөкүмәт башлыгы һәм әгъзалары коррупция гаепләвеннән хөкемгә тартыла алмый иде. Ләкин кичә Пакстан югары мәхкәмәсе әлеге карарны гамәлдә чыгарды.

Саклану министры Әхмәт Мухтар, Кытайга рәсми сөйләшүләр өчен очкычка менгәндә тоткарлана.

250дән артык югары рәсмигә каршы ачылган коррупция гаепләүләре Пәрвәз Мөшәррәф президентлыгы заманында ярлыканган иде. Ләкин әлеге ярлыкау карары Югары мәхкәмә тарафыннан гамәлдән чыгарылды.
XS
SM
MD
LG