Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:30

Русия президенты губернаторларны билгеләү турында канунга үзгәрешләр кертте


Канун проекты нигезендә, Русия субъетлары башлыклары намзәтләре турында сәяси партияләрнең фикер алышу вакыты ике тапкырга кими.

Төбәк сайлауларында җиңгән партия субъект башлыгының вәкаләте чыгарга 40 көн калган дәвердә (элек 100 көн иде), Русия президентына төбәк җитәкчелегенә намзәтләрне тәкъдим итәргә тиеш. Аннары президент 10 көндә (элек 30 көн иде) нәмзәтләрнең берсен сайларга тиеш була. Тагын 10 көн Русия канун чыгару җыены тарафыннан карар кабул итүгә китә.

XS
SM
MD
LG