Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан журналистларга куркыныч төбәк


Башкортстаннан Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар республика түрәләре гамәлләрен тикшерүне таләп итә. Рәсми затлар да канунга буйсынырга тиеш, ди алар.

Русия Дәүләт думасына сайланган депутатлар Андрей Назаров белән Морат Киекбаев Башкортстан җитәкчеләренең кануннарны санга сукмавын белдереп, дума комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Андрей Назаровның ярдәмчесе Шамил Ишбулдин журналистларга хәбәр итте. Дума комитеты Русия баш прокуратурасыннан Башкортстан хакимиятләре гамәлләрен тикшерү барышы хакында мәгълүматлар алып торырга тиеш, дип белдерә Дума депутатлары.

Андрей Назаров белән Морат Киекбаев әлеге мөрәҗәгатьләрен Уфада журналистларны кыйнау очрагына бәйле юллаган. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин премьер-министр Раил Сарбаевка бер кисәтү җибәргән иде. Әлеге хатта федераль кануннарны бозуга юл куймаска кушыла.

Ул документта, аерым алганда, Р. Сарбаев карамагындагы түрәләр тарафыннан Русия Федерациясенең “Экстремистик эшчәнлеккә каршылык күрсәтү” канунының бозылуы хакында әйтелә. БР прокуратурасы тикшерүе күрсәтүенчә, бу гамәлдә БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев аеруча тырышлык күрсәткән. Ул Башкорт яшьләре иттифагы Уфада сентябрь азагында уздырган пикет турында язмалар бирүне киңәш итеп, республика рәсми матбугат чараларына күрсәтмәләр җибәргән. Әлеге күрсәтмәдә бу пикет турындагы язмаларны яңгыравыклы мәкалә исемнәре белән һәм гәзитләрнең беренче битләрендә урнаштыру кирәклеге әйтелә.

БР хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре идарәсе ягыннан канунсыз эшләрнең элегрәк тә кылынуы хакында әйтелә прокуратура кисәтүендә. Документта билгеләнүенчә, быел җәй “Башкорт яшьләре көннәре-2009” бәйрәме барган вакытта әлеге идарә башлыгы урынбасары Артур Иделбаев (Башкорт яшьләре иттифагы”ның элекке рәисе һәм хәзерге формаль булмаган җитәкчесе), әлеге җыенда катнашкан бер егетне кыйный. Шулай да ул гамәлгә карата хокук саклау оешмалары тарафыннан җинаять эше ачылмый.

Артур Иделбаев белән бәйле чираттагы җәнҗаллы вакыйга яңарак, атап әйткәндә, 11 декабрьдә була. Уфада бу көннәрдә журналистларның бөтенрусия фестивале үткән иде. Аның эшендә катнашу өчен рөхсәтне, мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен вак иләк аша гына үткәреп, биргәннәр. Әлеге җыенга үтү өчен, “Независимая Уральская газета” белән “Тема” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре Дамир Хуҗиев белән Наталья Афанасьева да гариза язган, әмма бәйсез журналистларга анда керергә рөхсәт бирелми.

Шулай да 11 декабрь көнне бу басмалар хәбәрчеләре җыен барган “Акбузат” ипподромына килә. Ләкин фойеда аларны Артур Иделбаев күреп кала һәм, бер төркем таза гәүдәле егетләр белән, бәйсез журналистларны кыйный. Хәтта хатын-кыз журналистка кул күтәрүдән дә тартынмый Артур Иделбаев. Кыйналган хәбәрчеләрне А. Иделбаев, берничә сәгатьтән соң, үз машинасында йортларына кадәр озатып куя һәм аларга әлеге җәнҗал хакында телләрен тыярга куша. Шулай да журналистлар бу хәлгә бәйле хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Шунысын да әйтик, А. Иделбаев БР Кикбоксинг федерациясе башлыгы вазыйфасын да үти.

18 декабрьдә хәбәр ителүенчә, журналистларны кыйнауга бәйле Уфа шәһәре эчке эшләр идарәсе җинаять эше ачкан. Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы да журналистларны кыйнауга бәйле белдерү кабул итте һәм аны республика президентына юллады. Русиянең Экстремаль журналистика үзәгенең соңгы тикшеренүләре Башкортстанның журналистлар өчен куркыныч төбәк булуын раслаган.
XS
SM
MD
LG