Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

Бөтендөнья Башкорт корылтаенда яңа җитәкче


18 декабрь көнне Уфада Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда корылтайның яңа рәисе сайланды.

Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында катнашучылар, нигездә, киләсе елның июнь аенда Уфада үтәчәк Бөтендөнья Башкорт корылтаеның 3нче зур җыенына әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Шул ук вакытта әлеге киңәшмәдә Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитетының яңа рәисен сайлау мәсьәләсе дә каралды.

Башкарма комитетның рәисе итеп Азамат Галин сайланды. Ул 1978 елда Бөрҗән районында туып үскән. Башкортстан дәүләт педагогия университетында белем алган. Аннан соң Уфадагы бер мәктәптә тарих укыткан. 2008 елда Азамат Галин Башкортстан хөкүмәте аппаратына эшкә алына. Анда ул мәдәният, спорт, яшҗләр эшләре, мәгүлүмат чаралары эшләрен күзәтүче бүлеккә җитәкчелек итте. Әле, Башкорт корылтае рәисе итеп сайланганнан соң да, аның бу вазыйфада калу-калмавы турында анык кына әйтелмәде.

Әлегә кадәр Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкарган Румил Азнабаев та эшсез калмаячак. Ул Башкарма комитет әгъзасы булып эшләячәк дип әйтелде. Ә инде яңа рәис сайлауны киләсе елда узачак башкортлар корылтаеның үтә дә зур җаваплылык соравы белән аңлаттылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG