Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәшмирдәге 30 мең Һиндстан хәрбие кире чигенә


Соңгы ике елда һөҗүмнәр кимү белән Һиндстан Кәшмирдәге 30 мең хәрбиен чигенәчәген белдерде. Һиндстан саклану министры К. Антони мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә, Һиндстан хакимиятенең Кәшмирдәге хәрбиләрен ике ел эчендә кайтарырга һәм хәрби контрольне киметергә җыенуы турында белдерде.

Һиндстан идарәсендәге Җамму-Кәшмирдә 700 меңгә якын хәрби бар.

Һиндстан белән Пакстан арасында каршылык тудырган Кәшмир төбәге турында 2004 елда тынычлык сөйләшүләре башлаган иде. Ләкин узган ел Мумбайда булган террор һөҗүменнән соң бу сөйләшүләр туктап калды.

Мәгълүм булганча, Кәшмир низагы сәбәпле Һиндстан белән Пакстан арасында 1947 елдан бирле ике сугыш булып алган иде.
XS
SM
MD
LG