Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Мумбай һөҗүмен оештырган кеше әйткән сүзеннән баш тарта


Мумбайдагы террор һөҗүмендә гаепле табылган Аҗмал Касаб, бүген мәхкәмә утырышында элекке әйткән сүзләреннән баш тартуын әйтте. Аҗмал элекке мәхкәмә утырышында Мумбайдагы террор һөҗүме турында әйткән сүзләренең ялган булуын һәм аны басым астында әйтүен белдерде.

Былтыр ноябрь аенда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә 10 кеше оештырган һөҗүмдә 170 кеше һәлак булган иде. Вакыйгадан соң барлык җаваплыкны бер генә кеше үз өстенә алды.

86 төрле җинаять эшендә гаепләнгән Касаб, Пакстанда урнашкан бер төркемнең әгъзасы дип фаразлана. Касаб июль аенда һөҗүм турындагы барлык гаепләүне үз өстенә алган иде.

XS
SM
MD
LG