Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама дөнья җитәкчеләрен уртак карарга килергә чакырды


АКШ президенты Барак Обама Копенһагенда ясаган чыгышында, дөнья җитәкчеләрен климат үзгәрешенә каршы тиешле чаралар күрергә чакырды.

БМО климат конференциясендә чыгыш ясаган Обама, әгәр климат үзгәреше турында килешүгә ирешелмәсә, бу бер илнең дә мәнфәгатендә булмаячак, дип белдерде.

Обама Копенһагенда нинди карарга килүгә карамастан, АКШның күмер газын кимүте максатында алга куйган максатларын үтәп барачагын әйтте.

Саммитта дөнья җитәкчеләре алдында чыгыш ясаган Обама, күмер газын чыгаруны глобаль күләмдә күзәтә алачак бер механизмга ихтыяҗ булуы турында әйтте. Бу механизм булдырылмаган очракта, бирелгән вәгъдәләрнең буш сүз булуып калачагын әйтте ул.

Һавага иң күп күмер газы чыгарган АКШ һәм Кытай, климат саммитында бераз фидакарьлек күрсәтә алачакларын белдергән иде.

Бу адым ике атнадан бирле дәвам иткән каршылыкның чишелүенә ярдәм итә алыр дигән өмет бар.
XS
SM
MD
LG