Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев тирәсендә өч табышмак


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тирәсендә табышмаклар арта бара. Татар җәмәгатьчелеге 25 декабрьдә президентлыкка намзәтләрнең билгеле булуын көтсә дә, мәсьәләнең чишелеше февраль аена кичектерелергә мөмкин.

Инде ничә атна татар җәмәгатьчелеге киләсе елда республика президенты кем булыр икән дип борчыла. 25 декабрьдә Дмитрий Медведевка президентлыкка өч намзәт исеме тәкъдим ителергә тиеш. Бу көн килеп җиткәнче күпләр төрле фаразлар да кылды. Мәсәлән, “Вечерняя Казань” бу уңайдан бәйге игълан иткән иде. 25 декабрь якынлаша. Әмма президент тирәсендә табышмаклар чишелер урынына, киресенчә бутала гына бара. Хәзер намзәтләр декабрьдә түгел, ә февральдә генә билгеле булырга мөмкин.

11 декабрьдә Дәүләт Думасы төбәк җитәкчеләрен билгеләүнең яңа тәртибен чыгарып канун кабул итте. Әлеге канун Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланса, Татарстан президенты урынына намзәтләр Медведевка Шәймиев вәкаләтләре бетүгә 40 көн кала, февраль аенда, тәкъдим ителергә тиеш. Димәк, республикада президентлыкка намзәтләр турында фаразлар яңа елдан соң да дәвам итәчәк.

Өчлек әзер

Җәмәгатьчелектә исә, өч намзәт турында сүзләр күп йөри. Әмма кайсыларын гына алма, ахыр чиктә барыбер Шәймиев, Мөхәммәтшин һәм Миңнеханов исеменә кайтып кала.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов яңа канунның 25 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырылуына бик ышанып бетми.

“Канунга үзгәрешләр кертелсә дә бу 1 гыйнвардан соң гына булырга мөмкин. Шуңа күрә, минемчә, барысы да элеккечә булачак. Өстәвенә рәсми игълан ителмәсә дә, өч намзәтнең исеме билгеле инде. Бу Шәймиев, Мөхәммәтшин һәм Миңнеханов”, ди Рәшит Әхмәтов.

Ирек Мортазин кассация, ә Айрат Зарипов түрә канәфиен көтә

Президетлыкка намзәт сайлау мәсьәләсенә Шәймиевнең хәзерге матбугат сәркатибе Айрат Зарипов та буталчык кертте. “Вечерняя Казань” басмасы язганча, Зарипов тиздән үз вазыйфаларыннан китәчәк. Янәсе ул, элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләрне күзәтүче идарәнең Татарстан бүлеген җитәкләячәк. Бу идарәне җитәкләүче Әнвәр Вәлиев 65 яшен тутырып пенсиягә чыккан икән.

Бу хәлләрдән соң халыкта, матбугат сәркатибе китә, димәк, хуҗасы да китәдер инде дигән сүзләр ишетелде. Җирле матбугатта исә, республика җитәкчесе әлегә вакәләтләре булганда үз кешеләрен абруйлы җирләргә эшкә урнаштырып кала дигән фикерләр дә күзәтелде.

Рәшит Әхмәтов исә, бу фикерләрне инкарь итә. Аның фикеренчә, Зариповның китү зур сәясәт белән бәйле түгел.

Рәшит Әхмәтов
“Зарипов әлеге урында 7 ел эшләде. Хәзер бу урынга башка кеше килә. Бу гадәти хәл. Дмитрий Медведев мәгълүмат чараларына мөмкин кадәр ачык булырга чакырды. Билгеле Зарипов исә, журналистларга ябыграк булды. Моннан тыш интернетка зур өстенлек бирелә. Шуңа күрә Шәймиевнең яңа матбугат сәркатибе бу тармакта белемле булырга тиеш. Бу Леонид Толчинский, яисә Ринат Билалов була ала.

Шәймиев үз кешеләрен абруйлы эш урыннарына урнаштырып калдырырга тели дигән фикер белән килешмим. Чөнки президент идарәсендә матбугат сәркатибе иң абруйлы кеше түгел. Идарәдә Камалтдинов кебек абруйлы җитәкчеләр дә бар. Әмма әле берсе дә эш урынын алмаштырмый”, ди Әхмәтов.

Зарипов үзенең Казан кирмәненнән китүен расламый да, кире дә какмый. “Сезнең кебек мин дә бу турыда бүген генә газетадан укып белдем. Мине башка эшкә күчерү турында рәсми карар булгач, һичшиксез сезгә әйтермен”, ди Зарипов.

Айрат Зарипов, Миңтимер Шәймиев
Матбугат сәркатибе булып ул 2002 елда эшли башлаган иде. Аңа кадәр Казан хакимиятендә Камил Исхаковның матбугат сәркатибе булган. “Вечерняя Казань” язганча, Кирмәнгә эшкә кергәндә үк Зарипов Шәймиевка “Мин бит журналист түгел, яза белмим” дигән. Моңа җавап итеп президент, “әмма укый беләсендер бит?!” дип җавап кайтарган. Белгечлеге буенча Зарипов физика укытучысы, педагогика университетын тәмамлаган.

Президент урынына намзәтләргә килгәндә, әлегә яңа канун кабул ителмәгән, шуңа күрә барысы да элеккечә кала ди, ул. Димәк, Зарипов сүзләренчә, 25 декабрьгә кадәр намзәтләр исемлеге әзер булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG