Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама климат мәсьәләсендә берләшергә өндәде


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама дөнья җитәкчеләрен климат үзгәрүгә каршы бергәләп хәрәкәт итәргә чакырды. Җомга көнне Дания башкаласында барган җыенда чыгыш ясап Обама, уртак килешү өлгесе камил булмаса да, аны кабул итәргә өндәде.

Дания башкаласы Копенһагенда ике атна буе барган климат җыенында алдынгы илләр белән тәрәккый иткән илләр арасында җитди каршылыклар булу ачыкланды. Җыенның соңгы көненә анда йөздән артык илнең җитәкчесе килеп кушылды.

Җомга көнне пленар утырышта чыгыш ясап американ президенты Барак Обама “алга таба я бергә барабыз, я бүленәбез” диде. Һәр илнең һавага очырган күмер газын төгәл хисаплау өчен ул үтәкүренмәле механизм булдырырга чакырды.

“Безгә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлүен тикшерү, бу мәгълүматны үзара уртаклашу өчен үтәкүренмәле механизм булдырырга кирәк. Ул чаралар артык таләпчән булып, илләрнең мөстәкыйльлеген бозмасын. Ләкин алар килешүнең үтәлүен тәэмин итәргә тиеш. Андый җаваплылык булмаса, бу килешү кәгазьгә язылган буш сүз булып калачак.”

Обама бу сүзләрен Кытайга карап әйтте. Һәр илдә чыгарылган күмер газларның күләмен үлчәү өчен бәйсез тикшерү үткәрүгә нәкъ менә Пекин каршы чыга.

Обамага кадәр берничә минут элегрәк чыгыш ясаган Кытай премьер-министры Вен Җиабао, Кытай бу өлкәдә башка илләр белән әүзем хезмәттәшлек итәргә тели, ләкин аның гамәлләре “ихтыярый” булачак, дип белдерде.

Вен сүзләренчә, Кытайда чыгарылган күмер газының күләме киләчәктә дә арта барачак, чөнки аның миллионлаган халкына хәерчелектән чыгарга ярдәм итәсе бар.

Уртак фикер юк

Кытый һәм Америка җитәкчеләре очраша
Копенһагенда ике атна барган җыенда делегаталар Киото килешүен алыштырачак документ әзерләргә тиеш иде. Киото килешүенең мөддәте 2012 елда чыга.

Әмма алга киткән һәм тәрәккый итүче илләр арасында туган каршылыклар сәбәпле, уртак килешү әзерләү эше көрчеккә терәлде.

БМОның генераль секретаре Бан Ки-мун делегатларга мөрәҗәгать итеп, дөнья җитәкчеләрен “аек акыл, бөгелүчәнлек һәм батырлык” күрсәтергә өндәде.

Индия премьер-министры Манмоһан Сингһ бу җыен нәтиҗәсез тәмамланса, сөйләшүләрне киләсе елда дәвам итәргә тәкъдим итте.

Европа Берлегендә рәислек итүче Швеция премьер-министры Фредрик Рейнфельдт җыенның соңгы минутына кадәр чишелеш эзләргә чакырды.

Җомга көнне Обама берничә илнең җитәкчесе белән алдан каралмаган очрашу үткәрде. Ул Британия, Франция, Германия, Һиндстан, Бразилия һәм башка илләрнең җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда килешүнең төп матдәләре тикшерелгән дип уйларга кирәк.

Документның ахыр өлгесе әлегә игълан ителмәгән. Ләкин килгән хәбәрләргә караганда, анда уртача температураны 2 градустан да күпкә арттырмау йөкләмәсе бар. Кайбер галимнәр бу киртә узып кителсә, Җир шарында төрле табигый казалар башланырга мөмкин дип кисәтә.

Килешү өлгесендә шулай ук ярлы илләргә икътисадларын зарарсызландыруда ярдәм итү өчен 2020 елга кадәр ел саен 100 миллиард доллар ярдәм бирү каралган.
XS
SM
MD
LG