Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә кулга алынган 3 грузин иреккә чыгарылды


Грузиядан аерылырга теләгән Көньяк Осетиядә президент Эдуард Кокойти кулга алынган 3 Грузия ватандашын ярлыкады.

Әлеге карар Көньяк Осетия президентының Грузиядәге оппозиция башлыгы Зураб Нокоидели белән очрашуыннан соң игълан ителде.

Грузиядәге оппозиция башлыгы Нокаидели рәсми сәфәр белән Көньяк Осетиядә сөйләшүләр алып бара.

Нокаидели Көньяк Осетия рәсмиләренә Грузияда кулга алынган Көньяк Осетиннарын яңа елга кадәр төрмәдән иреккә чыгару өчен тырышачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG