Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хәрбиләре низаглы Гыйрак чигеннән кире чигенә


Иран белән Гыйрак арасында каршылык тудырган чик буендагы нефть ятмасы тирәсендәге хәрби хәрәкәт туктатылган. Гыйрак рәсмиләре чик буендагы низаглы җирдән Иран хәрбиләренең бераз чигенүен белдерде. Гыйрак хөкүмәт рәсмиләре мәгълүматынa караганда Иран хәрбиләре чик буендагы нефть ятмасыннан 50 метр кирегә чигенгән.


Иран хәрбиләре соңгы бер ничә көн чик буендагы җирне үз контроленә тотарга тырышкан иде. низагка этәргән нефть чыганагының кайсы якныкы булуы турында зур каршылык бар.


Хәбәрләргә караганда Иран белән Гыйрак бу низагны чишеп чик буен яңадан билгеләү өчен махсус шура булдырган.

XS
SM
MD
LG